Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:02

Быел Татарстан Баш архив идарәсе һәм "Гасырлар авазы" журналының юбилее. Бу журналның данлыклы редакторы Дамир Шәрәфетдинов Казанда истәлекле дата уңаеннан шәхси күргәзмә оештырды.

“Гасырлар авазы” журналын кабат чыгара башлау республика яшәешенең иң йолдызлы чорына туры килә. Чөнки Татарстан халкы мөстәкыйльлек декларациясе кабул иткәч, милли тарих чыганакларының кире кайтарылуына зур ихтыяҗ туа.

Журнал беренче тапкыр 1925 елда республиканың “ТССР Үзәк архивы язмалары” бюллетене формасында чыга башлый. Алга таба аны фәнни-тикшеренү юнәлешендәге журнал итеп чыгара башлау каралган була. Бу теләкләр гамәлгә ашмыйча кала: 1933 елда журналны чыгару туктатыла. Бары тик 1995 елның май аенда гына “Гасырлар авазы” журналы, ул вакытта Дамир Шәрәфетдинов җитәкчелек иткән Баш архив идарәсе тырышлыгы белән яңадан чыга башлый.

Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе, тарих фәннәр кандидаты Данил Ибраһимов сүзләренчә, бүгенге көндә "Гасырлар авазы" Татарстан архивының бер авазы кебек һәм бер үк вакытта бу журнал мәдәни-агарту үзенчәлегенә дә ия. “Гасырлар авазы” фәнни-документаль журналда архив документлары һәм алар нигезендә тарихи тикшеренүләр дөнья күрә.

Бүген журнал елга ике тапкыр, ике номер бергә кушылган сан булып дөнья күрә. Журнал материаллары белән интернетта да танышырга була. Аның мөхәррире, бу көннәрдә 70 яшен тутырган Дамир Шәрәфетдинов хәбәр иткәнчә, ел да 8 ай эчендә Татарстан Баш архив идарәсенең интернет сайтына 945 мең кеше кереп мәгълүмат алып чыккан. Ел ахырында бу сан 1 миллион кешегә җитергә тиеш дип ышандыра ул.

Татарстан Баш архив идарәсе җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Данил Ибраһимов Гасырлар Авазы журналының үзенчәлеге һәм аның редакторы, тарих фәннәре докторы, профессор Дамир Шәрәфетдиновның эшчәнлегенә карата үз фикерләре белән уртаклашты.

"Журнал Татарстанда бердәнбер тарихи журнал. Монда без үзебезнең татар халкына кагылышлы яңа табылган тарихый документларны бастырабыз. Бу журналның тәрбияви әһәмиятен дә әйтеп үтәргә кирәк. Әйтик яшь буынны тәрбияләү буенча. Бабаларыбыз ничек яшәгән, нинди максатлар куйганнар алар?

Дамир әфәндегә килгәндә исә, ул бу журналны яңадан эшләтеп җибәргән кеше. Ул яңа идеялар авторы. Ул Татарстан Архив идарәсе җитәкчесе булып эшләгән чорда Идел буе республикалары, Россия төбәкләре, федераль архивлар шулай ук Төркия, Казахстан, Кыргызстан һәм башка илләр архивлары белән күп кенә килешүләр төзелде. Шушы килешүләр нигезендә чит ил архивларындагы татар халкы тарихына кагылышлы бик күп документларны кайтара алдык", ди Данил Ибраһимов.

Дамир Шәрәфетдинов сүзләренчә, Татарстан Баш Архив идарәсе һәм "Гасырлар авазы" журналы чит илләрнең архив идарәләре белән бик тыгыз элемтәдә тора. Бу журналны АКШ Конгрессы, Төркия, Польша, Болгария, Литва, Казахстан, Кыргызстан һәм башка илләрдәге архивлар, фәнни оешмалар һәм университетлар алдыра. Дамир Шәрәфетдинов үз чыгышында Татарстан архивчыларының төп юнәлеше хакында болай диде:

"Минем уемча, төп юнәлеш менә хәзер Кытай чыганаклары өстендә эшләргә кирәк. Кытайдагы архивлар ябык иде, соңгы вакытта алар ачылдылар. Анда безнең бер егетебез бар хәзер – Альберт Хәсәновның оныгы. Без аның белән сөйләштек. Паркер күтәргән документларны беренче чыганаклар эзләп табу өчен ул безгә сүз бирде."

Дамир Шәрәфетдинов тарихи документларга нигезләнеп моңарчы безгә мәгълүм булмаган кызыклы фактлар да китерде. Әйтик, шуларның берсе Мирсәет Солтангалиев Ленин исән чагында Маркс һәм Ленинның төп тәгълиматы булган "сыйныфлар арасы көрәш", "пролетариат диктатурасы" турындагы тәгълимәтләрне юкка чыгара, инкаръ итә. Һәм чыннан да вакыт Солтангалиевне аклый. Мирсәет Солтангалиев киләчәкне алдан күрә.

Советлар Берлеге бетәчәк, Япония, Иран, Кытай, Һиндыстан чәчәк атачак дип әйтеп калдыра һәм бу мәгълүматлар бүгенге көндә архивта саклана. Дамир Шәрәфетдинов сүзләренчә ул вакыттагы документлар хәзер халыкка җиткерелә. Әйтик, тиздән Солтангалиевның 300 битлек беркайда да басылмаган әсәре нәшер ителәчәк һәм киләчәктә бу әсәр китап итеп басылып чыгачак. Дамир әфәнде сүзләренчә, архив эшенә теге яисә бу мәгълүмат ни өчен юк дип түгел ә киресенчә теге яисә бу мәгълүмат ни өчен бар соң дип карарга кирәк.

Журналның киләчәгенә карата Дамир Шәрәфетдиновның планнары мондый: "Алга таба журналны кечерәк форматта чыгарырга ниятлибез. Татар телендәге язмаларны, документларны күбрәк бирергә телибез. Документ кайсы телдә язылган булса, аны нәкъ шул телдә бастырып чыгарабыз", ди Дамир әфәнде.

Журнал редакторы матбаганың кушымталарына карата да үз фикерен белдерде:

"Журналның кушымтасы формасында ел саен 3-4 китап чыгарып торабыз. Бу китаплардагы материаллар күпчелек очракта "Гасырлар авазы" журналында басылган була", ди Дамир Шәрәфетдинов.

Бүгенге көндә шундый 33-35 китап нәшер ителгән инде. Һәм әйтергә кирәк бу китаплар шактый саллы күләмдә.

Аның сүзләренчә: "Бу китаплар бик дәрәҗәле, Солтангалиевнең сайланма әсәрләре, Сабантуе китаплары. Болар барысы да кушымта булып чыккан әсәрләр".

Әйе, архив документлары көн саен өстәлеп тора, ә архив идарәсенең бүлмәләре санаулы. Димәк алга таба яңа бина салуга да ихтыяҗ туачак. Киләчәктә бу мәсьәлә өлкәсендә ниләр эшләнә дигән сорауга Дамир Шәрәфетдинов болай диде:

"Киләчәккә планнарыбыз зурдан. Хәзерге вакытта Тарихи сәяси документацияләр урнашкан архив бинасы янында 12 катлы яңа бина төзергә өметләнәбез. Аның техник проекты әзер инде. Ул бер комплекс булачак. Хөкүмәт безгә бу мәсьәләдә ярдәм итәр дип ышанабыз."

Гадәттә татар шагыйрьләре үз шигырьләрен мәхәббәткә, туган якка, милләткә багышлыйлар. Архивчылар, журнал басучылар исә прозаик гамәлләрдән санала. Әлеге кичәдә бу хакыйкать бик яхшы аңлашылды.
Шаһинур Мостафин шигырь укый


Архивта үткән кичәдә, язучы-шагыйрь, эзтабар Шаһинур Мостафин Дамир Шәрәфетдиновка атап шигырь укыды.

Томырылдык тормыш эченә без,
Без бит көрәшчеләр затыннан.
Шулай дип язды безгә Зөлфәт дускай,
Һәрбер сүзе гүя алтыннан.

Әйтерсең лә Дамир ага сездәй
Ул да бил алышкан мәйданда.
Сезнең кебек рухи пәһлеваннар
Сирәк туалар дөньяга.

Икегез дә чирәм, келәм көчен
Каләм көчен тойган шагыйрьдер.
Дусларына ярдәм кулын сузып
Читләргә бил бирмәс шаһ ирдер.

Тарихны саклау, тергезү дә сабантуе көрәшендәге кебек ныклык һәм зирәклек таләп итә. Ә бу сыйфатлар Дамир Шәрәфетдиновка хас.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG