Accessibility links

Кайнар хәбәр

Степашин Башкортстанны фаш итә алырмы?


Сергей Степашин
Сергей Степашин

Русия Хисап пулаты рәисе Сегрей Степашинның Уфада ясаган белдерүләре җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Республикада коррупциячел түрәләр үз җәзасын алырмы, дигән сорауларны бирә халык.

Сергей Степашинның Башкортстанга ике көнлек эш сәфәре соңгы вакыттагы сәяси-иҗтимагый тормышны шактый җанландырып җибәрде. Моңа Мәскәү кунагының Башкортстандагы хәлләр хакында ачыктан-ачык сөйләве сәбәпче булды. Сергей Степашин әйткәннәрне Башкортстан оппозициясе көчләре электән дә әйтә килә иде. Әмма инде Русиянең югары түрәсенең Уфага килеп биредәге хәлләргә хак бәя бирүе башка нәрсә.

Русия Хисап пулаты башлыгы сүзләренчә, Башкортстанның элекке хакимияте республиканың бар мөлкәтен диярлек читкә сатып беткән. Аеруча ягулык-энергетика тармагы зур югалтулар кичергән. Бу тармакны сатудан алынган 2,5 миллиард доллар акчаның кайда китүе бүгенгәчә мәгълүм түгел. Хәер, гайре рәсми мәгълүматлар, ул акчаның республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимовның гаиләсе, аның улы Урал Рәхимовның карамагында калганын әйтә.

Шушы хәлләрне Сергей Степашин ныклап тикшерәчәгенә ышандыра. Аның сүзләренчә, Башкортстанның урманы да читкә сатылып беткән. Бу хәлгә карата Мәскәү кунагы “килеп терәлгәнсез икән!”, дип кенә әйтә алды. Анысы да мәгълүм, Башкортстан урман хуҗалыгына читләр берничә ел элек үк баш булып беткән иде.

Сергей Степашин әйтүенчә, Башкортстан халык хуҗалыгындагы кайсы мөлкәтнең кайсы кулларга күчеп беткәнлеген Уфага Мәскәүдән быел ноябрь азагында киләчәк ревизия төркеме тикшерәчәк. “Әмма бу тикшеренүләр әлләни нәтиҗә бирмәячәк, буш сүз генә булып калачак әлеге белдерүләр”, ди Уфадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин.

Республикадагы хәлләрне яхшы белүче галим сүзләренчә, Башкортстанның яңа президенты республиканы бик авыр финанс хәлендә үз җилкәсенә салды. “Шушы авыр мирасны, авыр вәзгыятьне Мәскәүгә яхшылап күрсәтү һәм киләчәктә үзен дә яклату өчен, Мәскәүдән тикшерүчеләр кабул итә Хәмитов әфәнде, - ди Ринат Гатауллин, - Ә инде Башкортстанда коррупциядә баткан түрәләрне фаш итү ай-һай ансат эш түгел”.

Шулай да яңа президент Рөстәм Хәмитов бюджет өлкәсендә тәртип булдырмакчы. Киләсе 2011 елгы бюджетны нәтиҗәлерәк оештыру кирәклеген әйтә ул. Аның сүзләренчә, соңгы 20 елда Башкортстан икътисады башка төбәкләрдән шактый артка калган. Мисал өчен, бюджет тәэминаты буенча Башкортстан Русиядә 54нче урында гына тора. Ә уртача хезмәт хаклары буенча Башкортстан илдә шулай ук нибары 29нчы гына урында икән. Моны Рөстәм Хәмитов һәр очрашуда еш кабатлый. Шулай итеп Башкортстан соңгы 20 елда чәчәк аткан төбәккә әйләнде дигән күпертүләр, “көрпәләнүләр” шул көрпә очыру, буш куык сүзләр генә булып чыга, ахры.
XS
SM
MD
LG