Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ярмәкәй башлыгы интернетка каныккан


Ярмәкәй районы башлыгы Дифгать Хантимеров "күнегү" үткәрә
Ярмәкәй районы башлыгы Дифгать Хантимеров "күнегү" үткәрә

Башкортстанның Ярмәкәй районы башлыгы Дифгать Хантимеров, үзе турында интернетта урнаштырылган бер видеога үч итеп, районда интернетны чикләү эшенә керешкән.

Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы 44 яшьлек Дифгать Хантимеров район үзәгендә бер спорт корылмасын карарга кергән. Ул вакытта анда яшь спортчылар күнекмәләр ясап яткан. Район хакиме остаз вазифасына кереп, егетләргә идәннән кул белән этенү серен өйрәтә башлаган. Күнегүне яхшырак, идәнгә терәлгәнче эшләсеннәр өчен, ул аларга армиядәге сержант шикелле «Идәнне үп!» дип җикергән.

Шушы күренешне залдагы бер кеше кесә телефонына яздырып алып, Youtube сәхифәсенә урнаштырган. Бу видеоны бүгенге көнгә инде 20 меңнән артык кеше караган.



«Медиакорсеть» басмасы язуынча, районда инде 6 ел җитәкче булып торучы Дифгать әфәнде спортчы егетләрне генә түгел, теләсә кемне тезләндерә ала. Шушы җәнҗаллы видеоны төшергән кешене ул эзләп табарга булган.

Әмма, ул вакытта спорт корылмасында булган кешеләрне сораштыру бер нәтиҗә дә бирмәгән. Кулына телефон тоткан кешене беркем дә хәтерләми икән. Шул исәптән, залда булып видеога кереп калган Илгиз Корбанов та. Шушы «хәтерсезлеге» аркасындамы, 15 ел янгын сүндерүче булып тырыш хезмәт иткән Илгиз бу көннәрдә эшен югалткан һәм хәзер таксист булып эшләргә мәҗбүр.

Шуннан соң Дифгать әфәнде «Башинформсвязь» ширкәтенә мөрәҗәгать иткән. Ярмәкәй районында интернетны тәэмин итүче ул бердән-бер ширкәт икән. Ләкин элемтәчеләр дә аңа ярдәм итә алмаган.

Менә шуннан соң Дифгать әфәнде мәсьәләне «тамырыннан» хәл итәргә булган. Ул интернетның үзенә каршы көрәш башлаган. «Новый регион» язуынча, элемтәчеләр Рәтамак авылына оптик кабель сузып яткан булган. Дифгать әфәнде бу эшләрне туктатырга кушкан.

Киләсе адым итеп, ул элемтә үзәген басып алыр, йә аннан чыгучы кабельләрне өзәр, дип фаразлый басма. Һәрхәлдә, элемтә үзәгенә алып баручы юл, ни сәбәпледер, бетон блоклары белән ябылган.

Ярмәкәйләр мең ел интернетсыз яшәде, тагын да яшәр, дип нәтиҗә ясый басма, һәм Ярмәкәйгә баручыларга «интернет» дип авыз ачмаска киңәш итә.

Ул арада Дифгать Хантимеровның бертуган абыйсы Фоат Хантимеров өстендә дә болытлар куера кебек. Фоат Хантимеров Русия пенсия фондының Башкортстан бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкара. Аңа кадәр финанс министры булып эшләгән иде. Уфага эш сәфәре белән килгән Русия Хисап пулаты рәисе Сергей Степашин Башкортстан пенсия фонды җитәкчелегенә карата күп дәгъвалар булуын әйтте.

Башкортстан пенсия фонды өчен Уфа үзәгендә берничә ел элек бик затлы яңа бина төзеп куелган иде. Шул чакта ук пенсия фонды җитәкчелегенә каты тәнкыйтьләр яңгырады. Ләкин ул чакта бу эшне тиз генә “йомдылар”, “оныттырдылар”. Сергей Степашин оешмасы тикшерүчеләре пенсия фонды эшчәнлегеннән җитешсезлекләрне ачыклый башласа, бу бина төзелешен дә искә төшерергә мөмкиннәр.
XS
SM
MD
LG