Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радикаль чиркәү шартлы рәвештә Коръән яндыру ниятеннән ваз кичә


Американың Флорида штатындагы 50 генә әгъзасы булган христиан радикаллары чиркәве Коръән китабын яндыру ниятен туктатуын белдерде. Чиркәүнең мөселманнарның изге Коръән китабын11 сентябрьдә 9 ел элек булган террор һөҗүмнәрен искә алу уңаеннан яндыру нияте АКШның үзендә һәм дөньяда зур каршылык тудырган иде.

Чиркәү башлыгы Терри Джонес башта яндыру планының гамәлдән чыгарылуын игълан итсә, соңыннан шарт куйды. Чиркәү идарәсе Дөнья сәүдә үзәге тирәсендә төзелүе планлаштырылган Ислам мәдәният үзәге проектын башка җиргә күчерергә чакыра.

Сишәмбе көнне АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон чиркәүнең бу планнарын “хөрмәтсезлек” һәм “оятсызлык” дип атады.

АКШның христиан һәм яһүд дине руханилары чиркәүнең бу ниятен “чамадан тыш куркыныч адым” дип атады.

Коръән китабын яндыру ихтималы турындагы сүзләрдән соң Әфганстан һәм Индонезиядә урам җыеннары узды.

Бүген Әфганстанда булган каршылык чараларында иминлек көчләре белән протестчылар арасында чыккан каршылыкта кимендә 3 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG