Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО һава һөҗүмнәрендә 3 әфган сугышчы үтерелде


НАТО идарәсе Әфганстанда оештырылган соңгы хәрби һава һөҗүмнәрендә парламент сайлавы вакытында Кабулдa һөҗүм оештыруны планлаштырган бер сугышчы башлыгы белән аның ике ярдәмчесенең үтерелүен белдерде.

Хәрби идарә сүзләренә караганда, күзләү идарәсе сугыш башлыгы һәм аның ярдәмчеләренең кайда булуы турындагы мәгълүматны тапшырган. Әлеге мәгълүмат нигезендә сугышчылар Кабулның Мусахи мәхәлләсендә үтерелә.

Пәнҗешәмбе кич оештырылган әлеге һава һөҗүмендә гади халыкка зыян килмәве белдерелде.

Һава һөҗүменә зур тәнкыйть белдергән Талибан хәрәкәте, әфган халкын парламент сайлавына катнашмаска чакырды.
XS
SM
MD
LG