Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:24

Казанга Русиядән, БДБ илләреннән музейчылар җыела. Халыкара музейлар форумы Татарстан Милли музееның 115 еллыгы уңаеннан оештырыла. Мәдәният министры Зилә Вәлиева сүзләренчә, тарихи мирасны саклау –дәүләт вазыйфасы.

14-18 сентябрь көннәрендә Казанда Халыкара музейлар форумы уза. Җыенга Русиядән, Берләшкән Дәүләтләр Берлеге илләре: Кыргызстан, Әзербәйҗан, Литвадан киләчәкләр. Чарада Дәүләт Эрмитажы, Тарих, Рус, Русиянең этнография, Дарвин музее җитәкчеләре катнаша. Музейчылар җыены вакытында “Музей һәм җәмгыять: берләшүнең заманча юллары” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция дә узачак.

Татар хәтерен югалтмасмы?

Музейлар форумы алдыннан Татарстанның премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан Кирмәне музей-тыюлыгы җитәкчесе Рамил Хәйретдинов, Милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова Казанда узачак җыен турында фикерләрен әйтте. Зилә Вәлиева музейларның халыкның, дәүләтнең, кешенең милли хәтерен саклау өчен эшләвен искәртә. Аның сүзләренчә, хәтерен югалткан кешенең ничек азаплануы билгеле. Әмма тулы җәмгыятьнең дә хәтерен югалтуы ихтимал.

Музейлар форумын Казанда уздыруның тагын бер әһәмияте шунда: элекке СССР республикасы булган илләрдә татар халкы, Татарстанга бәйле булган әйберләр саклана. Шуңа ул илләр белән мәдәни элемтәләрне сакларга кирәк. Русия музейларында татарлар тарихын саклаган экспонатларның да Казанга вакытлыча кайтару эше алып барыла.

“Һәр дәүләт музей фондларын кануннар белән саклый. Шуңа ул экcпонатларны кайтару турында әйтмәс идем. Әмма алар турында белү, мәгълүмат туплау мөһим. Татарларга бәйле тарихны Казанга алып кайтып, вакытлыча күргәзмәләр оештыру эшен Татарстанның музей хезмәткәрләре алып барды. Кубрат хан һәм башка хәзинәләр белән халык таныша алды. Бу әйберләрнең күчерелмәләрен Казанда булдыру мөһим эшләрнең берсе. Чөнки татарларның ювелир, кул эшләре Мәскәү, Петербур – иң зур музейларда саклана. Без бу әйберләр белән күргәзмә оештырырга җыенабыз. Иң беренчесе – Русия музейларында сакланган татар киемнәрен җыеп, “Татар костюмы” күргәзмәсен әзерләү эше алып барыла”, ди Зилә Вәлиева.

Татар тарихын Казанга бөтенләйгә кайтарып булмый


Шулай да Мәскәү, Петербур музейларында татарларның итек-читекләре, киемнәре генә түгел, дәүләтчелек белән бәйле тарихи хәзинәләре дә саклана. Мисал өчен, Мәскәүнең Корал пулатында Казан ханнары таҗын күреп була. Әмма федерал башкала галимнәре бу таҗны Явыз Иван Казанны алгач кына ясаткан дип яза. Шулай да таҗның Казанда ясалуы да бер фараз буларак әйтелә.

Мәдәният министры Зилә Вәлиева сүзләренчә, бу хәзинә - Русия музее фонды мирасы. Шуңа инде Казан ханнары таҗын кире кайтарып булмый. Шунысын да әйтергә кирәк, хәтта Татарстан музейларында сакланган әйберләр дә Русия музее фондына карый.

Музейларсыз туризм үсми

Татарстанның милли музее җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова исә туризмның музейлардан башка үсеш ала алмавын әйтә. Музейлар гына республикага туристлар җәлеп итә ала, ди ул. Шуңа форум вакытында музей һәм туризм үсешенә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узачак.

“Туристларны бары тик чынбарлыкта булган тарихи һәйкәлләр һәм музейларда сакланган хәзинәләр генә җәлеп итә ала”, ди Гөлчәчәк Нәҗипова.

Татарстанда музейлар саны зур. Районнарда гына да йөздән артык музей бар. Музейлар җыенында район музейлары җитәкчеләре дә катнаша.

Болгар белән Зөя җәлеп итә

Гомумән, Татарстанның элекке президенты, бүген дәүләт киңәшчесе булган Миңтимер Шәймиев Болгар шәһәрен һәм Зөя утравын төзекләндерә башлагач, республикага туристлар күбрәк килә башлаган, Татарстанның тарихи юнәлештә алып барган эше белән кызыксыну арткан. Халыкара форумга килүчеләрне дә Болгар шәһәренә һәм Зөя утравына алып барачаклар.

Казан Кирмәне музей-тыюлыгы җитәкчесе Рамил Хәйретдинов мәдәният министрлыгында узган очрашу вакытында музейлар өлкәсендә эшләнәчәк эшләр, яңалыклар турында әйтеп узды. Мисал өчен, 2015 елда Петербур Эрмитажы Казанда Универсиадага багышланган күргәзмә эшләргә җыена. Шулай ук Казан Кирмәне эчендә Археология һәм православ мәдәнияте музейлары да ачарга җыеналар.

Музейга йөрүчеләрнең санына килгәндә, узган ел Татарстан музейларында 225 мең кеше булган булса, Зилә Вәлиева 2010 елда зуррак нәтиҗәләр көтә.

Музейларны кайгырту – дәүләт вазифасы

Музейларның базар шартларында зур табыш китермәве беркемгә дә сер түгел. Бу хәл бер Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә шулай. Зилә Вәлиева исә музейларны кайгырту дәүләт вазифасы, ди. Шуңа Татарстан Русия дәрәҗәсендә әзерләнгән “Музей фондларын саклау һәм заманча экспонатлар саклау фондларын булдыру” программасында да катнашырга җыена. Чөнки җыелган байлыкны тиешенчә саклау музейлар өчен зур проблема.

“Алга киткән илләрдә музейлар 30-50% акчаны үзләре эшли. Музейлар табыш китерә алмый. Тарихи мирасны, истәлекне саклау – дәүләт вазифасы”, ди Вәлиева.

Шулай да Татарстан музейлары Русиядә артта калганнардан түгел, елдан-ел акчаны күбрәк эшлиләр икән. Зилә Вәлиева киләчәктә татар байларының музейларга ярдәм итә башлавын, музей шураларына керүенә өметләнә.

“Мәскәү, Петербур музейларының акчалы дуслары күп. Чөнки картиналар алу, һәйкәлләрне яңарту зур акчалар сорый”, ди Вәлиева.

Кырлай дөньяга танылырга тиеш

Татарстан халкы шагыйрь Габдулла Тукай бераз яшәп алган Кырлай авылын ишетеп тә, күреп тә белә. Зилә Вәлиева сүзләренчә, Тукай-Кырлай Лев Толстой яшәгән Ясная Поляна кебек дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш. Шуңа Казанда узачак халыкара форумга Ясная Поляна, Пушкин, Михаил Шолохов музейлары җитәкчеләре чакырылган. Татарстан музейларына аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү бурычы куелган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG