Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов район “хуҗаларын” тәнкыйтьләде


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы Дифгать Хантимеровны эшеннән алачагын белдерде. Бар республиканы мыскыл итте район хакиме, дип белдерә президент.

44 яшьлек район җитәкчесе катнашындагы видеоны интернетта инде 20 меңнән артык кеше караган. Дифгать Хантимеровның кыланмышларын интернетта Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов та күргән:

“Кичә мин интернетта Ярмәкәй районы хакиме Дифгать Хантимеровның спорт залындагы “эше” турында шаккаттыргыч бер “фильм” күрдем. Бу хәл мәктәп укучыларын изү, мыскыл итү кебек күренеш иде. Шушыларны күргәч, мин Хантимеровны вазыйфасыннан алырга карар иттем”, диде президент.

“Республика башлыгы, Дифгать Хантимеровның кыланмышлары нәфрәт уята, ул бу гамәлләре белән республиканы оятка калдырды, дип исәпли”, диде Р.Хәмитовның матбугат сүзчесе Айрат Морзагалиев: “Президент хакимияте башлыгы Николай Курапов дүшәмбе көнгә Хантимеров әфәндене эшеннән алу өчен карар өлгесен әзерләп бетәргә тиеш”.

Матбугат сүзчесе әйтүенчә, Рөстәм Хәмитов район хакимнәрен “байларча кылануларыннан” арынырга һәм төп көчләрен төбәк бюджетын тулыландыруга юнәлтергә өндәде.

Дифгать Хантимеровның балаларга үз аягын үбәргә боеруына кемнәрдер ышанмагандыр да. Моны район хакиме үзе дә кире кагарга маташкан. Әмма Башкортстанда балалар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Лилия Гомәрова бу хәлне Ярмәкәйгә үзе барып тикшергән, һәм мәктәп укучыларын мыскыллау гамәле тулысынча раслануын белдергән. Аның сүзләренчә, ул дүшәмбе көнне республика прокурорына әлеге хәлне тикшерүне һәм хокукый бәя бирүне сорап мөрәҗәгать итәчәк.

Дифгать Хантимеров үзенең сәер гамәлләре белән бертуган абыйсы Фоат Хантимеровны да бик кыен хәлгә куйды, дип белдерә сәясәт белгечләре. Фоат Хантимеров республикада тагын да югарырак вазыйфа били – Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлеген җитәкли ул. Хәер, Фоат Хантимеровның үзенә дә дәгъвалар юк түгел. Әле генә Башкортстанда эш сәфәрендә булган Русия Хисап пулаты рәисе Сергей Степашин Башкортстан Пенсия фонды бүлегендә җитешсезлекләр булуын ачыктан-ачык әйтте.
XS
SM
MD
LG