Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:35

АКШта тугыз ел элек булган террор корбаннарын искә алалар


Кушма Штатлар тугыз ел элек 2001 елның 11 сентябрендәге террор һөҗүмнәрендә һәлак булган өч меңләп кешене искә ала.

АКШ президенты Барак Обама бу вакыйгага багышланган чыгышында американнарны бердәм булырга чакырды.

Хәзер ил бик авыр чор кичерә, шуңа күрә яхшырак киләчәккә омтылучы кешеләрне “курку түгел, ә өмет идарә итәргә тиеш”, - диде Обама.

Дөнья сәүдә үзәге манараларына тугыз ел элек беренче очкыч килеп бәрелгән сәгать тулганда анда җыелган халык әлеге һөҗүм корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды.

2001 елның 11 сентябрендә террорчылар кулына эләккән ике очкыч Дөнья сәүдә үзәгенең игезәк манараларын җимерде, өченче очкыч Пентагонга килеп бәрелде, дүртенче очкыч АКШның Пенсильвания штатына төшеп җимерелде.

Соңрак җимерелгән игезәк манаралар урынына мәчет төзү нияте игълан ителде.

XS
SM
MD
LG