Accessibility links

Сербиядә тугыз кеше сугыш җинаятьләре кылуда гаепләнә


Сербиядә Косово сугышы чорында кораллы серб төркеме әгъзасы булган тугыз кешегә сугыш җинаятьләре гаепләүләре белдерелде.

Хәрби прокуратура аларны 40-тан артык кешене үтерүдә гаепли.

Алар 1999 елның маенда бер албан авылында тыныч халыкны үтергән, көчләгән, талаган, йортларын җимергән диелә.

Европа Берлеге Сербия белән якынаю өчен сугыш җинаятьләре кылганнарның җавапка тартылуын таләп итә.
XS
SM
MD
LG