Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссель Төркия белән хезмәттәшлекне ныгытачак


Европа Берлеге төрле халыкара мәсьәләләрдә Төркия белән хезмәттәшлекне ныгытырга җыена.

Брюссельдә Европа Берлеге илләренең һәм Төркиянең тышкы эшләр министрлары гайре рәсми очрашуда шундый килешүгә иреште.

Эстония тышкы эшләр министры Урмас Паэт Европа Берлеге Төркияне АКШ белән беррәттән стратегик партнер буларак күрә.

Шул ук вакытта тарафлар Төркиянең Европа Берлегенә кушылуы мәсьәләсендә уртак фикергә килә алмады.

Берлекнең кайбер әгъзалары, шул исәптән Франция белән Германия Төркиянең берлектә тулы хокуклы әгъза булуын белән килешмичә, аңа “өстенлекле партнер” статусын тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG