Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда урам җыенында ике демонстрацияче һәлак булды


Әфганстанда иминлек көчләре белән бәрелештә ике демонстрацияче һәлак булды.

Илнең көнчыгышындагы Логар виләятендә АКШтагы бер кечкенә чиркәү башлыгының Көрьән китабын яндыру ниятенә протест белдерү өчен, соңрак аның бу нияттән баш тартуына карамастан, йөзләрчә кеше җыелды.

500-ләп кешелек төркем “Америкага үлем”, “Курчак хөкүмәткә үлем” дип кычкырды.

Кайбер хәрбиләр демонстрациячеләр аткан ташлардан яраланганнан соң җыелган халыкка ут ачты.
XS
SM
MD
LG