Accessibility links

Хакимият сәяси көндәшләреннән һаман да шүрли


10 октябрьдә узачак муниципаль сайлауга санаулы гына көннәр калганда, сайлау комиссиясе либерал “Уң эш” фиркасен ярыштан төшереп калдырырга булды. Аның яңа шәһәр думасына үтеп керү мөмкинлеге югары бәяләнгән иде. “Әмма хакимият фиркасенә алдан ук, 75%-тан да ким тавыш җыймаска дигән күрсәтмә булганга күрә, хакимият үзенең төп конкуренты "уңчыларны" ярыштан алып атты”, ди сәясәт белгече Сергей Сергеев.

“Бердәм Русия"дән торган Казан хакимияте чит фиркаләрнең артык күп тавыш җыюын теләми. Шуңа да фирка исемлекләрен тикшергәндә, аларның чынлыгын тикшерү күпкә кырысланды. Элек моңа әллә ни игътибар бирмиләр иде, хәзер исә имзаларның 10% ялган булу ярамый башлады. Минемчә, “Уң эш” фиркасенең думага керү мөмкинлеге бар иде. Үзем дә бу фирка өчен тавыш бирер идем. Чөнки бу фирка, башкаларына караганда, иң либералы булып күренә. Әмма “Бердәм Русия”нең төбәк (Татарстан) бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, хакимият фиркасе республикада 75%-тан да ким тавыш җыярга тиеш түгел, диде. Шуңа күрә җитәкчелек бу тавышларны җыю өчен бөтен көчен сарыф итәчәк”, ди Сергеев.

10 октябрьдә Татарстанда узучы муниципаль сайлауда 10 меңгә якын намзәттән 7864 депутат сайланачак. Республиканың үзәк сайлау комиссиясе “Бердәм Русия”, КПРФ, “Гадел Русия” һәм ЛДПР фиркаләренең намзәт исемлекләрен теркәде. “Уң эш” (“Правое дело”) белән “Русия ватанпәрвәрләре” (“Патриоты России”) фиркасе сайлау алды кампаниясе башланганчы ук ярыштан төшеп калды. Сайлау комиссиясе бу фирка вәкилләре җыйган тавышларның 10%-ын ялган дип тапты.

“Уң эш” фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Павел Сигал, матбугатта бу уңайдан үзенең ризасызлыгын белдерде.

“Русиядә сайлау системының камил булмавына тагын бер кат инандым. Федераль һәм төбәк парламентларында үз вәкилләре булмаган, шул ук вакытта төбәкләрдә рәсми теркәлгән фиркаләргә сайлау комиссиясе артык каты шартлар куя. Парламенттагы һәм анда булмаган оппозиция фиркаләренә мөнәсәбәт һәм сайлауда катнашу шартлары төрле булырга тиеш. Чөнки башкалардан аерылмалы буларак, без хакимият ярдәмен тоймыйбыз”, ди Павел Сигал.

“Сайлауның гаделрәк узуына сәбәп юк”

Сергей Сергеев
Бу көннәрдә муниципаль сайлауда катнашачак фирка башлыклары җыелып, сайлауны гадел үткәрү хакында сөйләште. Моңа кадәр “Бердәм Русия” һәм КПРФ фиркасе башкаларга сайлауны гадел алып баруга өндәп икесе ике аерым мөрәҗәгать белән чыккан иде. Административ ресурска каршы торуга өндәгәне өчен КПРФ мөрәҗәгатен яклаучы булмады. Ә “Бердәм Русия” фиркасе мөрәҗәгатен ЛДПРдан кала барысы да имзалады. Бу фирканең Татарстан бүлеген җитәкләүче Марсель Габдрахманов мөрәҗәгатьне кире кагу сәбәпләрен “үзләренең аңардан башка да канун бозмаулары һәм башкаларны хөрмәт итүе” белән аңлаткан.

Сергей Сергеев исә, мөрәҗәгать кабул итеп кенә, алдагы сайлауларны гадел уздырып булмавын әйтә. Аныңча, якынлашып килүче сайлау соңгы 10-15 ел үткәрелеп килүче сайлаулардан бер нәрсәсе белән дә аерылмаячак.

“Ни өчен бу сайлау башкаларыннан гаделрәк булырга тиеш? Сайлау комиссиясендә эшләүчеләр шул ук. Дөрес, Татарстан башлыгы алмашынды, әмма сайлау оештыруга катнашы булган башка җитәкчелек үзгәрмәде. Сайлауның кинәт кенә гадел үткәрелүенә сәбәп күрмим. Фиркаләрнең мондый мөрәҗәгать белән чыгулары бөтенләй күз буяу дип әйтмәс идем. Әмма әлегә шулайрак килеп чыга”, ди Сергеев.

Шәһәр думасына кем узар?

Сәясәт белгече фикеренчә, шәһәр думасына 3 фирка: “Бердәм Русия”, КПРФ һәм “Гадел Русия” узачак.

“Коммунистларны үткәрми мөмкин түгел, чөнки гауга чыгачак. Аларның күпме тавыш җыячагы турында бәхәсләшеп була, әмма аларның думага узулары бәхәссез. Минемчә, чынлыкта халык мәхәббәте артык булса да, бу фирка 8-12% тавыш җыяр.

“Гадел Русия”нең дә шәһәр думасына узу мөмкинлеге зур. Чөнки тикмәгә генә бу фирканең Татарстандагы башлыгы итеп Казан хакимиятенең муниципаль заказ идарәсе башлыгы Рафаил Баһаветдиновны билгеләмәгәннәрдер”, ди Сергей Сергеев.

Җирле сайлауларда партия буларак катнаша алмагач, “Уң эш” фиркасе бер мандатлы бүлгеләргә үзенең өч, ә “Русия ватанпарвәрләр"е исә бер намзәтен тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG