Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм ЕБ Төркиянең референдум нәтиҗәсенә уңай бәя бирә


Истанбул – Европа Берлеге һәм Кушма Штатлар якшәмбедә Төркиядә үткән референдум нәтиҗәләренә уңай бәя бирде.

Референдумда сайлаучыларның 77 проценты катнашкан. Шуларның 58 проценты Конституциягә үзгәрешләр кертү тәкъдименә хуплау белдергән.

Төп канунга барлыгы 26 үзгәреш кертү тәкъдим ителә. Шуларның иң мөһимнәре мәхкәмә системын үзгәртүгә һәм хәрбиләрнең хакимиятен чикләүгә карый.

Референдум нәтиҗәләре хакимияттәге АК партиянең җиңүе буларак кабул ителә. Тәнкыйтьчеләр исә, бу нәтиҗәләр исламчы партиянең тагы да көчәюенә китерә ала, дип борчыла.

Төркиянең хәзерге Конституциясе 1980-нче еллар башында хәрби фетнәдән соң кабул ителгән иде.
XS
SM
MD
LG