Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара мәхкәмә Грузиянең Русиягә дәгъвасын тикшерә башлады


Һаага – Берләшкән Милләтләр каршындагы халыкара юстиция мәхкәмәсе Грузиянең Русиягә дәгъвасын тикшерә башлады.

Грузия рәсмиләре Русияне Абхазия һәм Көньяк Осетиядәге грузиннарның хокукларын бозуда, аларны милләтенә карап эзәрлекләүдә гаепли.

Рәсми Тифлис бу дәгъвасын 2008 елның августында, Русия белән кораллы бәрелештән соң тапшырса да, анда сүз сугышка кадәр булган вакыйгалар турында бара, дип белдерә.

Русия ягы бар гаепләүләрне дә кире кага.

Мәхкәмә утырышы дүрт көн барачак.
XS
SM
MD
LG