Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:15

Фатыйх Сибагатуллин: Татарстан “президент” атамасыннан баш тартырга мөмкин


Мәскәү – Русия Думасында Татарстан депутаты Фатыйх Сибагатуллин, әгәр Кремль Татарстан җитәкчесе вәкаләтләренә тимәсә, Рөстәм Миңнеханов “президент” атамасыннан баш тартырга мөмкин, дип белдерде.

Татарстан элитасы вәкиле саналган Фатыйх Сибагатуллин әлеге белдерүен “Наша версия” газетына биргән әңгәмәсендә ясады.

“Татарстанның мөстәкыйльлеген яклаган Миңтимер Шәймиев чоры инде артта калды. Федераль үзәк Татарстанның яңа җитәкчелеген атаманы алыштыру мәсьәләсендә үгетли алыр” дип саный “Бердәм Русия” вәкиле Фатыйх Сибагатуллин.

Элегрәк Татарстан президентының матбугат вәкиле Андрей Кузьмин, Татарстан “президент” атамасыннан баш тартырга җыенмый дигән иде.

XS
SM
MD
LG