Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:21

Русиядә октябрь аенда узачак халык санын алуда татарларны 145 төркемгә бүлеп санарга җыенганда, Татарстан рәсмиләре моңа каршы тору юлларын эзләми.

Тарихчы Дамир Исхаковның җанисәп алдыннан татар һәм урыс телләрендә “Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт” китабы нәшер ителде. Әлеге китапны “Татарстан” китап нәшрияты бастырса, Исхаков җанисәп турындагы тагын ике китабын үз акчасына чыгарган. Татарстан хакимияте Себер татарларына багышланган мәктәп дәреслеген дә кирәк тапмаган. Башта аңа заказ бирсә, ике атнадан “кирәкми” дигән сигнал килгән.

Җанисәпнең сәяси исе сизелми

Милли җәмәгатьчелек, сәясәтчеләр, милли оешмалар бер күренешне ачык күрә: быелгы җанисәп, 2002 елда узган халык санын алудан бик нык аерыла. Бу татарларны тагын да күбрәк вак төркемнәргә бүлүдә генә күзәтелми. Мисал өчен, 2002 елда татарларны 45 төркемгә аерсалар, хәзер бу сан 145 җитте. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров әйткәндәй, киләчәктә татарларны Арча, Кукмара татарларына бүлеп саный башлаулары ихтимал.

Ләкин эш боларда гына түгел. 2002 елда татарны бүлгәләүгә каршы Татарстан җитәкчелеге ачыктан-ачык көрәш алып барды: Мәскәүдә керәшен, мишәр, Себер татарлары мәсьәләсе турында фәнни бәхәсләр уздырылды, Дәүләт Шурасы мөрәҗәгатьләр кабул итте, Дәүләт Думасында Татарстанннан сайланган депутатлар татар бердәмлеген яклады. Татарларны бүлгәләү турында татар конгрессының өченче корылтае вакытында Русия президенты Владимир Путинга да әйтелде. Хәтта Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев Русиянең этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишковка татарларны бүлгәләмәвен сорап хат язды. Ягъни татар милләте бөтенлеген саклау эше милли оешмалардан башлап, югары дәүләт җитәкчесенә кадәр алып барылды.

Санап үтелгәннәрдән күренгәнчә, 2002 ел белән чагыштырганда, быелның октябрь аенда узачак халык санын алуга алып барылган әзерлек юк дәрәҗәсендә. Җанисәпкә әзерлек эшен милли оешмалар да бик соңарып, татар проблемасын артык күпертергә теләми генә башлап җибәрде. Бу бигрәк тә Башкортстан татарлары мисалында күренде. Рәсми һәм милли оешмалар татарларны башкорт итеп язуларын кистереп әйтмәде, гел нидәндер шүрләде. Татарстандагы милли оешмаларның Башкортстан хөкүмәте белән килешү юлларын эзләргә тырышуы гына сизелде. Шулай итеп читтәге милли оешмалар иң җаваплы чорда читкә тибәрелде.

Иң гаҗәпләндергәне шул: җанисәп алдыннан Татарстан хөкүмәте татарны төрле төркемнәргә бүлүгә, Башкортстанда башкортлаштыру сәясәтенә каршы бер сүз дә әйтмәде. Дөрес, Дәүләт шурасында “Бердәм Русия” фракциясен җитәкләүче генерал-майор Александр Гусев июнь аенда матбугат очрашуында халык санын алу вакытында Башкортстанда күп кенә татарларны башкорт дип яздыру белән килешмәвен һәм моңа каршы торачагын әйтте. Гусевның бу чыгышын күпләр сәяси заказ итеп кабул итте. Ягъни Миңтимер Шәймиев яисә Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе әйтә алмаганны башкалардан әйттерә булып чыга.

Ә ни өчен Татарстан түрәләре бу турыда ачыктан-ачык әйтергә теләми? Мөгаен, Татарстанның Мәскәү каршында үз позицияләрен көннән-көн югалтуы, гадәти төбәккә әйләнеп баруы турындагы фаразлар чынга аша бара. Чөнки суверен республика җитәкчеләренең җанисәп турында сүз әйтмәве – Татарстан бәйсезлегенең кәгазьдә, ә аның җитәкчеләренең Мәскәүгә артык бәйле яки бик тугры булуларын күрсәтә. Шуңа Татарстан җитәкчеләре сәясәттән ерагаеп, күбрәк спорт, туризм белән шөгыльләнә, халык игътибарын читкә юнәлтергә тели. Әмма син сәясәт белән шөгыльләнмәсәң, сәясәт синең белән шөгыльләнер дигән гыйбарә Татарстан җитәкчеләренә дә кагылырга мөмкин.

Хакимиятнең җанисәпкә әллә ни исе китми


Шушы көннәрдә тарихчы Дамир Исхаковның “Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт” дип аталган китабы басылды. Галим әлеге китапта татар милләтенең этник төркемнәре: Литва, Буджак татарлары, этнотерриториаль төркемнәре: Идел-Урал, Әстерхан, Себер татарлары, субэтностлар: Казан, Касыйм, мишәр татарлары һәм дини бергәлек саналган керәшеннәр һәм нугайбәкләрнең тарихы, килеп чыгышы һәм аларга бәйле булган сәясәт турында яза.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаковның яңа китабын татар конгрессы 300 данә сатып алып төбәкләргә таратырга уйлый. Галим “Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт”нең Башкортстанга да барып җитәр дип уйлый.

“Ел башында хөкүмәткә җанисәп турында китаплар чыгару программасы тәкъдим иттек. Ләкин алар ярдәме белән бер китап та чыкмады. Мин үзем акча табып ике китап әзерләдем. Аллага шөкер, өченчесен “Татарстан” китап нәшрияты чыгарды. Китап чыгаруга игътибар безнең яктан аз булды, күршеләр ул өлкәдә яхшырак эшләде.

Тагын бер әйберне әйтә алам: башта хөкүмәт даирәләреннән Себер татарларны багышланган дәреслек чыгаруны сорап сигнал килде. Әмма эш башлап ике атнадан соң акча бирмибез дип әйттеләр. Бу китап та чыкмый калды. Билгеле, бу шартларда дөнья күргән китаплар бик кадерле. “Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт” китабын татар конгрессы төбәкләргә таратырга уйлый. Мин аны Башкортстанга да барып җитәр дип уйлыйм. Әгәр дә безне анда кертсәләр, чөнки бу мәсьәлә бүгенгә кадәр хәл ителмәгән”, ди Дамир Исхаков.

Мәскәү Казанны күзәтә


Татар конгрессы “Мәгариф” нәшриятендә басылып чыккан “Татар халкы тарихы” дигән дәреслекне дә сатып алырга уйлый. Урта мәктәпләрнең 10нчы сыйныф өчен чыгарылган бу уку әсбабы тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков мөхәррирлегендә әзерләнгән. Авторлары: билгеле тарихчылар Дамир Исхаков, Искәндәр Гыйләҗев һәм педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов. Бу китап та төбәкләргә таратылса, яхшы булыр иде дип саный Исхаков.

“Әмма иң кызганычы шул: башка рәсми даирәләрнең зур эшләр башкарганы күренми. Дөрес, гадәттәгечә үз юллары белән эшлиләр: радио-телевидение үз эшен башкара, матбугатта язалар, әмма зур активлык күзәтелми”, ди галим.

Шулай да Мәскәү халык санын алу алдыннан җитәкчеләр, галимнәр алып барган эшне күзәтеп тора. Русиянең этнология һәм антропология институты җитәкчесе Валерий Тишков халык санын алуга багышланган китапларны да укып, тикшереп баруы билгеле. Гомумән, Мәскәүдә Татарстанда җанисәп турында басылган китапларны Татарстан рәсмиләренең фикере дип кабул итү гадәте бар.

“Мин түрәләр кушканны эшләмәсәм дә, Мәскәүдә без чыгарган китапларны Татарстанның рәмси позициясенә бәйле дип уйлыйлар. Дөньяда шулай каралган: академик галимнәр ни әйтсә, сәясәтчеләр дә шуны әйтә. Ләкин бездә эш алай тормый: без эшләгәндә, арттан гына күзәтүчеләр безнең хезмәтне үз файдаларына куллана. Яңа китап Валерий Тишковка барып җитмәгәндер әле”, ди “Татарлар: халык исәбен алу һәм сәясәт” китабы авторы Дамир Исхаков.

Мәкерле сәясәт

Мәскәү 2002 елгы җанисәптә татарларны төрле төркемнәргә бүлүдә, аерым милләтләр оештыруда беренче омтылыш ясады. Төп көчне Себер татарларына һәм керәшеннәргә юнәлттеләр. Моның нәтиҗәләре дә булмый калмады. Керәшен, мишәр, Себер татары, болгар дип язылучылар булды. Әмма халык санын алуда бу төркемнәрнең бер өлеше аерым язылсалар да, татарлар эчендә саналды. Шулай да бу җанисәптә Себер татарларын татар итеп кенә яздыру эшен алып баралар. Чөнки татарлар җир мәсьәләсен кискен куярга мөмкин.

“Себер татарларын аерым халык булып оешмасын дигән фикер андагы җитәкчеләр башында да бар. Анда каршылыклы сәясәт алып барыла: берьяктан алар Татарстан кулын озынайтмасын өчен Себер татарларын читтәрәк тотарга тырышалар, икенче яктан аларга берләшергә дә мөмкинлек бирмиләр. Чөнки тегеләр җир мәсьәләсен күтәрергә мөмкин. Бу юлы күпмесе Себер татары булып язылыр, бусын мин әйтә алмыйм, чөнки эш җитәрлек булмады. Хәлбуки, шушы көннәрдә татар конгрессы Төмәндә күчмә утырышын уздырырга җыена. Бәлки, аның берәр файдасы булыр”, ди Дамир Исхаков.

Башкортстандагы татарлар проблемасы


2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре нигезендә татарлар Русиядә икенче санлы халык, ягъни урыслардан соң икенче милләт булып тора. Дамир Исхаков фикеренчә, чираттагы җанисәптә дә әлеге урынны саклау өчен Башкортстанда яшәүче татарлар проблемасын хәл итәргә кирәк.

“Әгәр башкорт дип язылган татарларны кире кайтара алмасак, безнең проблемалар артырга мөмкин”, ди ул.

Шулай да Башкортстанда татарларны башкортлаштыруда Мәскәүнең актив катнашуы, җирле түрәләрнең эшләренә ризалык бирүе турында бүгенгә аз сөйлиләр. Тугандаш халыкларны бутау Мәскәү өчен, чыннан да, отышлы булды. Бигрәк тә, 2002 елда Башкортстанда татарларны башкорт итеп язу өчен республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимов командасына ирек бирелде. Әмма кирәге беткәч, Рәхимовны да президентлыктан алдылар. Һәм иң гаҗәпләндергәне: татар җәмәгатьчелеге татарларны башкортлаштыруда Башкортстан хакимиятен, башкорт милләтчеләрен генә гаепли. Мәскәү тагын читтә калды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG