Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:09

Фатыйх Сибагатуллин: Татарстан “президент” атамасыннан баш тартырга мөмкин


Фатыйх Сибагатуллин

Фатыйх Сибагатуллин

Русия думасында Татарстан депутаты Фатыйх Сибагатуллин, әгәр Кремль Татарстан җитәкчесе вәкаләтләренә тимәсә, Рөстәм Миңнеханов “президент” атамасыннан баш тартырга мөмкин, дип белдерде.

Татарстан элитасында тәэсирле саналган Фатыйх Сибагатуллин әлеге белдерүен “Наша версия” газетына биргән әңгәмәсендә ясады.

“Татарстанның мөстәкыйльлеген яклаган Миңтимер Шәймиев чоры инде артта калды. Федераль үзәк Татарстанның яңа җитәкчелеген атаманы алыштыру мәсьәләсендә үгетли алыр” дип саный “Бердәм Русия” вәкиле Фатыйх Сибагатуллин.

Элегрәк Татарстан “президент” атамасыннан баш тартырга җыенмавын әйткән иде. Президентның сүзчесе Андрей Кузьмин “Җитәкченең ничек аталуы төбәк халкының, парламентының үз эше. Татарстан конституциясенә асәсән республика җитәкчесе президент дип атала, конституциягә үзгәрешләр кертү нияте юк”, дигән иде.

Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары Сергей Столяров та: “Президент атамасын алмаштырыр өчен генә республика үз конституциясен үзгәртергә җыенмый”, дип әйткән иде.

Дүшәмбедә Русиянең дәүләт думасына “Русия төбәкләрендә хакимиятләр төзелеше турындагы” канунга үзгәрешләр кертү турында канун өлгесе тапшырылды. Ингуш республикасының халык җыелышы әзерләгән бу документта төбәк җитәкчеләрен “президент” дип атамаска тәкъдим ителә.

Думаның Федерация эшләре һәм региональ сәясәт комитеты башлыгы Виктор Усачев моны “акыллы” тәкъдим дип атады. “Бердәм дәүләттә бер генә президент булырга тиеш, төбәк җитәкчеләре башкача аталырга тиеш. Ләкин моңа карап кына аларның җаваплылыгы үзгәрми” диде ул.

Федерация эшләре һәм региональ сәясәт комитеты бу канун өлгесен шушы атнада карарга җыена. Усачев фикеренчә, комитет аны хупларга тиеш.

2 сентябрьдә Чечня парламенты “президент” атамасын “республика башлыгы” дип үзгәртү турында карар кабул итте. Президент дип аталырга теләмәвен Рамзан Кадыйров август аенда үзе әйткән иде.

Кадыйровның бу башлангычына Төньяк Кавказның башка республика җитәкчеләре дә шунда ук хуплау белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG