Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур татар театрының яшь йолдызы сүнде


13 сентябрь көнне Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрының яшь артисты Гөлназ Абдуллаеваны соңгы юлга озаттылар. Ул фаҗигале төстә юл казасында һәлак булды.

Гөлназ Абдуллаевага өметләр зур иде: күпләр аны Оренбур татар театрының булачак режиссёры итеп күрде. Соңгы елларда балалар өчен берничә спектакль куйды ул. Күптән түгел үткән Рамазан бәйрәме концертын да ул сәхнәләштерде.

Гөлназ - татар театры дөньясында танылган Абдуллаевлар гаиләсендә 1980 елда, Әлмәт шәһәрендә дөньяга килгән. Әтисе – Рөстәм Әбдрәшит улы, Оренбур татар театрының сәнгать җитәкчесе, әнисе – Люция Каюм кызы, Русиянең атказанган артисты.

Булачак артист урта белемне Оренбурда ала, аннан Оренбур педагогия университетында укый, узган ел гына шәһәрнең Ростроповичлар исемендәге сәнгать институтының театр факультетын тәмамлый.

Хәзер инде Оренбур татар театрының Гөлназга булган өметләре дә аның гомере белән бергә өзелде: ул юл фаҗигасендә һәлак булды.

Гөлназ Абдуллаева 14 сентябрь көнне әти-әниләренең туган ягы, Әстерханда, шәһәр зиратында җирләнәчәк.

Әле берничә атна гына элек Казанда да яшь һәм сәләтле артист Айгөл Әхмәтованы җирләгәннәр иде. Аның уңышлы башланып киткән иҗат гомерен яман шеш авыруы өзде. Яшь булуына карамастан, Айгөл бик күп рольләр башкарырга, кинода да төшеп өлгерде.
XS
SM
MD
LG