Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә дә мәчет төзүгә каршы имза җыялар


Уңда: Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш бүлгесе татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Гаяз Ямбаев
Уңда: Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш бүлгесе татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Гаяз Ямбаев

Русия мөфтиләр шурасы рәис урынбасары Марат Мортазин Текстильщики районында мәчет төзүгә каршы имза җыючылар төзелешкә комачаулый алмас дип өметләнә. Андагы халыкны мөселманнарның этләргә карата начар мөнәсәбәте борчый икән.

Нью-Йоркта 9 ел элек 11 сентябрь террор һөҗүмнәре нәтиҗәсендә җимерелгән игезәк манаралар янында ислам мәдәни үзәге төзүгә каршы чыгучылар һәм аны яклаучылар арасында көрәш барганда, үзган шимбә көнне Мәскәүдә дә шуңа охшаш хәлләр күзәтелде.

Русия башкаласының Текстильщики районында мәчет төзүгә каршы чыгучылар узган шимбә көнне урамда чара үткәреп төзелешкә каршы бер меңләп имза җыйды. Чараны оештыручылар әйтүенчә, анда биш йөзләп кеше катнашкан.



Шул тирәдә яшәүчеләр машина куярга урын кими һәм этләрне иркенләп йөртеп булмаячак дип борчыла икән.

Протест чарасын оештыручылар шулай ук Мәскәү хакимиятенең элегрәк биредә җир астында коммуникация челтәрләренең булмавын сылтау итеп чиркәү төзергә рөхсәт бирмәгәнлеген дә әйтә.

Алар шулай ук бу урынның районда бердәнбер яшеллек утравы булып калганлыгын мәчет төзүгә каршы дәлил итеп китерә.



Азатлык радиосы мәчет төзелеше тирәсендәге вәзгыять турында Русия мөфтиләр шурасы рәис урынбасары, Мәскәү ислам университеты ректоры Марат хәзрәт Мортазин белән сөйләште.

Марат хәзрәт, Текстильщики районында мәчет төзүгә каршы имза җыялар икән. Бу турыда нәрсә әйтер идегез?

Мәскәү өчен гадәти хәл инде бу. Америкада да мәчеткә каршы чыгалар инде. Нишләп Мәскәүдә чыкмасыннар ди.

Имза җыю анда мәчет төзүгә комачауламас, зыян итмәс дип уйлыйсызмы?

Марат Мортазин
Анысын Алла белә инде. Без ике ел элек Мәскәү хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән идек. Алар безгә җавап бирде. Берничә урыннан җир күрсәттеләр. Шулар арасыннан без әлеге җирне иң уңайлысы дип таптык. Хәзер бөтен кирәкле процедураларны үтәбез, Алла бирсә. Минемчә, Аллаһы Тәгалә юлында булган кешегә Алла үзе ярдәм итәр. Бәлки бу вакытлыча шундый бер дулкын гына булып чыгар. Үзебезнең эшебезне дәвам итәргә ниятләнәм. Минемчә мәчетләр булмау Мәскәүгә зыян гына китерәчәк.

Күптән түгел үткән Ураза гаетендә дә мәчетләргә сыймаган мөселманнарның урамда намаз укуына күп кенә мәскәүләр ризасызлык белдергән икән.

Гафу итегез, Мәскәүдә 600-ләп чиркәү булганда һәм алар буш торганда, дүрт кенә мәчет җитәме инде ике миллион мөселманга? Шуңа күрә мин Мәскәүдә мәчетләр күп булса, беркем дә шәһәр уртасында метроларны туктатып, трамвайларны туктатып комачаулык тудырмаячак дим. Безгә бүгенге көндә Мәскәүдә кечкенә мәчетләр булуы бик мөһим. Бу халыкны да тынычландырачак. Хәзер Җәмигъ мәчетендә төзекләндерү эшләре барганда халыкка да намаз укырга кирәк. Алла юлын каплап булмый. Шуңа күрә, минемчә, анда тора торган кайбер кешеләр “безнең этләргә йөрергә урын булмас”, “безгә сыра эчәргә урын булмас” дигән сәбәп белән генә каршы чыгалар. 500 кеше генә анда җыелып шәһәрнең көньяк-көнчыгыш бүлгесендә яшәүче 200 мең мөселманга каршылык булырга тиеш түгел. Шул кадәр күп мөселман өчен бер мәчет тә төзелмәсә, бу әлбәттә Мәскәү өчен бик зур хата булачак. Иншалла, бу әллә ни зур проблема булмас. Һәр эшкә каршы чыгучылар була.

Ниндиерәк мәчет төзергә җыенасыз анда?

Җир бирелгәч проектларны җәмәгатьчелеккә күрсәтербез. Аерым бер мәчет була инде. Кимендә 3 мең кешене сыйдырышлы булыр дип торабыз.
XS
SM
MD
LG