Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куба 500 мең бюджет хезмәткәрен эштән чыгара


Фидель Кастро
Фидель Кастро

Кубадагы коммунист хакимият йөзләрчә мең бюджет хезмәткәрен эштән чыгарачак һәм аларга эш табуны җиңеләйтү өчен хосусый тармакка чикләүләрне киметәчәк.

Илдәге бердәнбер һөнәр берлеге – Куба эшчеләр федерациясе киләсе елның март аена 500 меңләп эш урынының киметеләчәген белдерде.

Кубадагы хезмәт көчләренең 85 проценты, ягъни 5 миллионлап кеше дәүләт бюджеты хисабына эшли.

Федерация белдерүендә Кубаның нәтиҗәсез эшләүче дәүләт ширкәтләрен моннан ары асрый алмавы әйтелә.

Анда шулай ук йөзләрчә мең кешене эшкә урнаштыру өчен алдагы елларда хосусый тармакның киңәйтеләчәге дә белдерелә.

Кубада бюджет хезмәткәрләре санының киметелүе көтелмәгән хәл булмаса да, тиз арада шул кадәр күп кешенең эштән чыгарылуы шаккатыргыч хәбәр булды.

Рауль Кастро
2008 елда җитәкчелекне энесе Рауль Кастрога тапшырган Фидель Кастроның күптән түгел Кубадагы коммунистик икътисадның эшләмәве турында әйткәнлеге хәбәр ителгән иде.

Шулай ук берничә атна элек президент Рауль Кастро үзе дә парламентта дәүләт иктисады тармагын тәнкыйтьләп Куба эшләми генә дә яшәп була дигән фикерләүне бетерергә тиеш диде.

Франс Пресс хәбәр агентлыгы хосусый тармакка таба авышучы Куба хөкүмәтенең 120-ләп төр кәсепчелеккә рөхсәт бирүе көтелә ди. Алар арасында йорт җиһазларын, аяк киемнәрен төзәтүчеләр, чәчтарашлар, бакчачылар һәм тәрҗемәчеләр дә атала.

Шулай ук дәүләт карамагындагы кооперативларның хосусыйлаштырылып эшләрен дәвам итәчәге әйтелә.

Бу Кубада хакимиякә Рауль Кастро килгәннән бирле иң зур реформа булачак. Элегрәк ул эшкәртелмәгән җирләрне авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен фермерларга тапшыру һәм кесә телефоннарын йөртү чикләүләрен киметү турында карар иткән иде.

Кастро бу реформаларның Кубадагы социалистик идеологиягә нигезләнеп башкарылуын әйтсә дә, җитәкчелекнең җимерелә баручы икътисадны коткару өчен яңа радикаль чишелешләр эзләве көн кебек ачык.

Кубадагы реформалар өчен Кытай коммунист фиркасенең эшчәнлеге үрнәк итеп алынганга охшый. Кытай коммунистлары икътисадны хосусый кулларга тапшырса да, сәяси контрольне үз кулларында шактый нык тота.

Шулай да Фидель Кастро американ журналисты белән әңгәмәдә Кубаның кайчан да булса АКШ ысулындагы капитализмга күчү мөмкинлеген кире какты. АКШ ысулын ул бер кризистан икенчесенә таба алпан-тилпән атлау дип атады.
XS
SM
MD
LG