Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:49

Европа Комиссиясе чегәннәрне депортацияләгән Францияне хөкем итә


Брюссельдә Европа Комиссиясенең рәис урынбасары Вивиан Редиң күптән күгел Көнчыгыш Европа чегәннәрен илдән депортацияләгән Франциянең мәхкамәгә тартылу мөмкинлеген белдерде.

Редиң Европада мондый хәлнең Икенче дөнья сугышыннан бирле булганы юк иде диде һәм Франция хакимиятләренең гамәлләрен оят дип атады.

Редиң әйтүенчә, Европа Комиссиясендә Парижның гамәлләрен тикшерү дәвам итә, әмма Европа Берлеге кануннарын, атап әйткәндә Европа Берлегендә ирекле хәрәкәт итү хокукын бозган өчен Франция мәхкамә эшеннән котыла алмаячак.

Франция хакимиятләре бер меңнән артык чегәнне, күпчелеге Романия чегәннәре, җәмәгать тәртибен бозуда һәм тиешсез урыннарда яшәүдә гаепләп илдән мәҗбүри рәвештә чыгарып җибәрде.

Франция чегәннәр милләтенә карап депортацияләнмәде, бары тик тәртип бозучылар гына чыгарып җибәрелде һәм күпләр үз ихтыяры белән китте ди.

XS
SM
MD
LG