Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һааг мәхкамәсендә Грузиянең Русиягә шикаяте турында тыңлаулар дәвам итә


Һаагтагы БМО халыкара мәхкамәсендә Грузиянең Русиягә карата шикаяте турында тыңлаулар дәвам итә.

Грузиянең юстиция министры урынбасары Тина Буржалиани тыңлауларда чыгыш ясап гөрҗи халкының уннан беренең үз җирләреннән сөрелгәнлеген әйтте.

Кичә Русия вәкилләре шушы ук мәхкамәдә Грузия 2008 елның августында Көньяк Осетиягә һөҗүм итеп Русиягә каршы сугыш башлады, Тифлиснең шикаятен кире кагарга кирәк диде.

Грузия Һааг мәхкамәсенә шикаятендә Русияне Абхазия һәм Көньяк Осетиядә этник чистартулар үткәрүдә гаепли.

Тыңлаулар 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG