Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сибагатуллинның Миңнеханов исеменнән сөйләве сәер"


Русия думасында Татарстан депутаты Фатыйх Сибагатуллинның, әгәр Мәскәү Татарстан җитәкчесе вәкаләтләренә тимәсә, Рөстәм Миңнеханов “президент” атамасыннан баш тартырга мөмкин, дип белдерүе сәясәт белгечләре арасында ризасызлык уятты. Күпләр Сибагатуллинны хаксыз булуын һәм Думаның мондый карар кабул итә алмавын әйтә.

Казан университетындагы сәясәт галиме, профессор Мидхәт Фарукшин, Мәскәү хакимиятенең республикаларда президент атамасын юк итәргә теләве Русия конституциясенә каршы килә, ди.

“Президент атамасын бетерү конституциянең 77-нче мәддәсенә каршы килә. Биредә республика үз хакимият структурасын үзе төзергә һәм ничек тели шулай атарга хаклы диелгән. Башка республика президентлары үзләрен бу исем белән атарга теләми икән, бу аларның эше. Алар президент атамасыннан баш тарта ала”, ди Фарукшин.

“Русия Дәүләт думасында канунсызлык хөкем сөрә”

Фатыйх Сибагатуллин “Наша версия” газетына: “Татарстанның мөстәкыйльлеген яклаган Миңтимер Шәймиев чоры инде артта калды. Федераль үзәк Татарстанның яңа җитәкчелеген атаманы алыштыру мәсьәләсендә үгетли алыр”, дип белдергән иде. Алай гына да түгел, дүшәмбе Русиянең Дәүләт думасына “Русия төбәкләрендә хакимиятләр төзелеше турындагы” канунга үзгәрешләр кертү турында канун өлгесе тапшырылды. Ингуш республикасының халык җыелышы әзерләгән бу документта төбәк җитәкчеләрен “президент” дип атамаска тәкъдим ителә.

Мидхәт Фарукшин

Мидхәт Фарукшинның бу гамәлләргә мөнәсәбәте мондый:

“Русиядә ни телиләр, шуны эшлиләр. Илдә канунсызлык хөкем сөрә. Хәтта конституция мәхкәмәсе конституцияне үзенә ничек кирәк, шулай аңлата.

Рөстәм Миңнеханов көче җиткәнчә президент атамасын саклап калу яклы булачак. Әмма ул берүзе Русия Думасына каршы тора алмый. Шуңа күрә Русия җитәкчелеге президент атамасын бетерергә хәл итә икән, беркая китеп булмый, шулай булачак. Русия башлыкларының көче бар, анда акыл кирәкми”, ди сәясәт фәннәре профессоры.

Миңнеханов президент атамасыннан баш тартырга вәкаләтле түгел

Русия Дәүләт думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин да Фатыйх Сибагатуллин белән килешми. Татарстан башлыгын президент дип халык атады, үзе ул бу исемнән баш тарта алмый, ди Сафиуллин.

Фәндәс Сафиуллин

“Президент атамасыннан Миңнеханов баш тарта алмый. Президент атамасын халык тәкъдим итте. Моның белән риза булу, яки аңардан баш тарту Сибагатуллиннан да, Миңнехановтан да тормый. Бу атаманы халык ризалыгы белән генә алмаштырып була. Президент исеме җитәкченең үз теләге белән генә алмаштырыла икән, бу инде халыкны санга сукмау була.

Президент атамасы Русиянең үзенә дә туры килми. Бу чит ил сүзе. Русиядә исә башлыкны рәис, ягъни председатель дип атарга тиешләр. Урыс халкында бераз миллилек хисе булса, үз башлыгын да ул урысча атасын, без татарча хан, патша, әмир яки башка исем белән атарбыз”, ди Фәндәс Сафиуллин.

Исем аркылы җисемгә үрелү бара

Академик Индус Таһиров исә исемгә бәйләнү артында җитдирәк, һәм шуңа да куркынычрак омтылыш ята дигән фикердә.

Индус Таһиров

“Фатыйх Сибагатуллин бу очракта нык ялгыша. Чөнки әкренләп кенә исем аркылы җисемгә үрелү бара. Башта республикаларга губернаторларны тагалар, соңыннан аларны гади административ берәмлекләр белән тигезлиләр. Русия конституциясенең үзендә үк республикаларның аерым дәүләт икәнлеге күрсәтелгән. Димәк, аларның президенты булырга хаклы. Аны беркем инкарь итә алмый. Инкарь итәләр икән, бу я белмәүдән, я яраклашудан, я канунсызлыктан башкарыла”, ди Индус Таһиров.

“Сибагатуллинның Миңнеханов исеменнән сөйләве сәер”

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев та президент атамасын калдыру һәм калдырмау мәсьәләсе республика парламенты карамагында, ди.

Разил Вәлиев

“Хокукый илдә яшәгәч, Русия һәм Татарстан конституцияләрен хөрмәт итеп яшәргә тиешбез. Фатыйх Сибагатуллин мондый фикер әйткән икән, бу аның шәхси фикере. Бу Татарстан парламенты, җитәкчелеге, аның халкының да фикере түгел. Сибагатуллинның Миңнеханов турында һәм аның исеменнән сөйләве дә сәеррәк яңгырый. Кирәк дип тапса, бу хакта Рөстәм Миңнеханов үзе дә әйтә алган булыр иде”, ди Разил Вәлиев.

Татарстан сәясәтчеләре президент атамасын бетерүне бертавыштан канунсыз эш дип бәяләсә дә, Русиянең Дәүләт думасына “Русия төбәкләрендә хакимиятләр төзелеше турындагы” канунга үзгәрешләр кертү турында канун өлгесе инде тапшырылды. Аны нигездә Мәскәү дотацияләренә яшәгән Ингушетиядә әзерләгәннәр.

Думаның Федерация эшләре һәм региональ сәясәт комитеты башлыгы Виктор Усачев моны “акыллы” тәкъдим дип атады. “Бердәм дәүләттә бер генә президент булырга тиеш, төбәк җитәкчеләре башкача аталырга тиеш. Ләкин моңа карап кына аларның җаваплылыгы үзгәрми”, диде ул.

Федерация эшләре һәм региональ сәясәт комитеты бу канун өлгесен шушы атнада карарга җыена. Усачев фикеренчә, комитет аны хупларга тиеш.

XS
SM
MD
LG