Accessibility links

Нетаньяһу белән Габбас Шәрм-әш-Шәйхтә очрашты


Израил һәм Фәлестин җитәкчеләре әле дә бер ел эчендә солых килешүе төзүгә өметләнә.

Бу турыда Шәрм-әш-Шәйхтә Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу һәм Фәлестин идарәсе башлыгы Мәхмүт Габбас очрашуыннан соң АКШның Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле Дҗордҗ Митчелл белдерде.

Ул әлеге сөйләшүләрдә АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән бергәләп катнашты.

Бу Нетаньяһу белән Габбасның соңгы ике атнадагы икенче очрашуы. Сентябь башында алар Вашингтонда очрашкан иде. Чәршәмбе исә сөйләшүләр Иерусалимда дәвам итәчәк.

Митчелл Израил ягының Көнбатыш Ярда яһүд утарлары төзүне тыю мөддәтен озайтуы килешүгә ярдәм итә иде диде. Төзелешләрне тыю мөддәте 26 сентябрьдә тәмамлана. Элегрәк фәлестиннәр яһүд утарлары төзүне тыю мөддәте озайтылмаса, сөйләшүләрдән чыгачакларын белдерде.
XS
SM
MD
LG