Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:15

Казанда халыкара музей форумы ачылды


Сулдан уңга: Владимир Толстой, Михаил Пиотровский, Зилә Вәлиева

Сулдан уңга: Владимир Толстой, Михаил Пиотровский, Зилә Вәлиева

Бүген Казанда халыкара музей форумы башланып китте. Төбәк музейлары җитәкчеләре җирле түрәләрнең генә түгел, федераль үзәкнең дә аларга ярдәм итә башлавын көтә. Татарстанда музей экспонатларын саклау өчен заманча җиһазландырылган бер генә фонд та юк.

Халыкара музей форумы Казанда иң кәттәләрдән саналган “Корстон”да ачылды. Җыенга берләшкән дәүләтләр берлегенә кергән Азәрбәйҗан, Беларус, Кыргызстан музейлары вәкилләре, Русия төбәкләре, Татарстан районы музейлары җитәкчеләре җыелды. Чарада барлыгы 150 кеше катнашты.

Болгар белән Зөя музейларга да яңа юллар ача

Музейлар форумының пленар утырышында Татарстанның премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Русиянең музейлар берлеге президенты, Петербурдагы “Эрмитаж” җитәкчесе Михаил Пиотровский, Татарстанның Милли музее мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова, тарихчы, академик Индус Таһиров, “Куликово кыры” музей-тыюлыгы директоры Владимир Гриценко, Казан Кирмәне музей-тыюлыгы җитәкчесе Рамил Хәйретдинов чыгыш ясады.

Зилә Вәлиева Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Русия мәдәният министры Александр Авдеевның музейлар форумы вәкилләренә җибәргән котлавын укып китте. Рөстәм Миңнеханов музейлар җыенының Казанда узуын Татарстан алып барган фәнни, мәдәни эшне тану дип бәяләгән.

Зилә Вәлиева исә форум эше Русия музейлары тормышына яңа көч, дәрт бирер дип саный. Аның сүзләренчә, Болгар шәһәре белән Зөя утравын торгыза башлау татарстаннарны рухландыра алды. Чөнки бу эшкә Татарстанның элекке президенты, бүгенге дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев үзе тотынды. Иң югары дәүләт җитәкчесенең тарихны кайтарырга алынуы – музейларга да яңа мөмкинлекләр ачылуын аңлата.

“Ике-өч елдан тарихи биналарны төзекләндерелгән хәлдә күрергә өметләнәбез. Шул ук вакытта туристларга күрсәтер урыннар әзерли алабыз, ил эчендәге туризмны үстерү мөмкинлекләре туа. Тарихи биналарны торгызу, шулай ук археология эшен җентекләп башкарабыз. Чөнки бу эшкә зур акчалар бирелде, шуңа алдынгы технологияләрне дә куллана алабыз. Без Татарстанда иң заманча инфраструктура төзергә уйлыйбыз.

Татарстан, Русия спонсорлары ярдәмендә Болгар белән Зөяне торгызуда шактый эшли алдык. Димәк, ислам һәм христиан сәнгатенең җәүһәрләре булган Болгар һәм Зөя халыкка кайтарылачак”, диде Зилә Вәлиева.

Музейлар идеология коралы да була ала

Халыкара музейлар форумы Татарстан Милли музееның 115 еллыгы уңаеннан оештырылды. Милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова фикеренчә, төбәкләрдәге музейлар, рухи мирас ил бөтенлеген саклый.

Гөлчәчәк Нәҗипова
“Казандагы, Владивостоктагы, Калининградтагы тарихи мирас безне бер илгә җыя. Әмма төбәк музейлары федераль карамакта булмагач, алар җирле җитәкчеләр мөмкинлегенә генә таянып яши. Ә бит без бөтен Русия байлыгын саклыйбыз. Саклау бер хәл, әле аны яшь буынга күрсәтергә дә кирәк. Форумда музей фондлары мәсьәләсен күтәрәбез, дәүләттән ярдәм көтәбез”, ди Нәҗипова.

Татарстандагы музейлар да көн саен кыенлыклар белән очраша. Бөтен республикада экспонатлар саклау өчен заманча җиһазландырылган бер генә фонд та юк. Милли музей бинасының өчтән бер өлеше генә яңартылган.

“Нинди генә проблемалар булмасын, музейлар барыбер эшли. Хәзер без көндәлек тормышка үтеп кердек. Сәяхәт ширкәтләре белән дә эшлибез. Яшьләр музейларга килә. Чөнки җирле халык музейга йөрмәсә, туристлар өчен генә эшләүнең мәгънәсе юк. Чөнки тарихи байлыкны иң башта үзебезнең халык белергә тиеш”, ди милли музей җитәкчесе.

Гөлчәчәк Нәҗипова әйткәнчә, музейлар татар халкының бай мирасын саклый. Якутиянең тарих һәм мәдәният музее җитәкчесе Егор Шишигин исә глобализация вакытында музейлар милли мәдәниятне саклауның нигезе булырга тиеш дип уйлый. Милли мәдәниятне, гореф-гадәтне киләчәк буынннарга тапшыру өчен зур өлеш кертергә тиешбез, диде Шишигин.

Музейлар аркасында космоста да яшәрбез


Русиянең музейлар берлеге президенты, Петербурдагы “Эрмитаж” җитәкчесе Михаил Пиотровский Татарстанның тарихи биналарны саклавын, мәдәният өлкәсендә алып барган эшләрен мактап узды. Музейчыларны иҗтимагый тормышта актив булуларын сорады. Музейларның тарихи биналарны саклауда актив көрәшергә тиеш булуларын исләренә төшерде.

“Чынлыкта музейлар гади булмаган вәзгыятьтә мәдәни мирасны ничек сакларга кирәклекне аңлатырга тиеш. Русиянең соңгы 15 елдагы тарихи да яхшы китаплар язуны, фильмнар төшерүне сорый. Музейлар модернизациягә мохтаҗ түгел. Шулай да музейларга инновацияләр кертү сорала. Музейлар Русиядә иң консерватив оешмалар булса да, безгә дә һуманитар инновацияләр кирәк.

Без Русиядә музейларның нинди мөһим урын тотуын онытмаска, башкаларның да исләренә төшереп торырга тиеш. Чөнки Русия тарихын хәтерләргә хаклы. Музейлардан башка илдә яңарыш була алмый. Музейлар аркасында без яңадан туарбыз, җирдә генә түгел, космоста да яшәрбез”, диде Михаил Пиотровский.

Музейлар тарихи дөреслекне күрсәтергә тиеш


Тарихчы, академик Индус Таһиров форумда музейлар белән галимнәр арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләде. Академик музейлардан башка галимнәрнең, галимнәрсез музейлар була алмавын искәртте. Һәм тарихи дөреслекне күрсәтүдә музейларның зур роленә басым ясады.
Индус Таһиров


“Тарихчы, мөфти Риза Фәхреддин әйткәнчә, тарихның дуслары да, дошманнары да юк. Ул бөтен кешегә дә тигез карый. Әмма аны язучылар гына кайвакыт буталып китә. Ә аларның ялгышмавы бездән тора. Музейлар аша халык тарихи дөреслекне белсен”, ди Таһиров.

Казанда халыкара музей форумы 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кунаклар Болгар шәһәрендә һәм Зөя утравында булыр дип көтелә. Форум эшендә күпсанлы түгәрәк өстәл сөйләшүләре, очрашулар үткәрү каралган. 16 сентябрь көнне Милли музейның 115 еллыгы уңаеннан “Сәйдәш” залында концерт узачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG