Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда VI мөселман киносы көннәре башланды


15 сентябрьдә Казанда VI халыкара мөселман киносы көннәре башланды. Ул 19ына кадәр дәвам итәчәк. Ачылыш тантанасы кич белән булса да, кинотеатрларда эш инде иртәдән башланды. Ә кайбер чаралар берничә көн алдан ук уздырылды. Фестивальнең җәдвәле исә бу көннәрдә кызыклы очрашулар һәм чараларның күп булачагын күрсәтә.

VI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең чаралары “Родина” мәдәният һәм күңел ачу үзәгендә үтәчәк. Кинофорумны уздыруның төп мәйданы шунда булыр дип исәпләнә. Биредә фильмнар бушка күрсәтеләчәк. Шулай да фестиваль киноларын «Корстон», «Киномечта», «Мир» һәм «Органик» кинотеатрларында да карап булачак.

Биш көн дәвамында “Родина”ның өч кинозалында фестивальдә катнашучы һәм бәйгедән тыш фильмнар күрсәтеләчәк. Конкурска кергән 51 һәм бәйгедән тыш 13 фильмны Иран, Мисыр, Франция, Төркмәнстан, Бөек Британия, АКШ, Сүрия, Иордания, Согуд Гарәбстаны, Русия, Катар, Италия, Төркия һәм башка илләрнең кинематографлары төшергән.

Мөселман киносы көннәренең програмы белән фестивальнең сайтында (www.kazan-mfmk.com) һәм “Родина” кинотеатрының үзендә танышырга мөмкин.

Фестиваль кысаларында дөньяның 28 иленнән килгән 75 фильм күрсәтеләчәк. Татарстан 15 кинофильм белән тәкъдим ителәчәк. Ә бәйгегә барлыгы 50 кинофильм сайлап алынган: шуларның 13е тулы метражлы нәфис фильм, 17 документаль, 10 кыска метражлы һәм 10 анимацион күренеш.

Мөселман киносы фестивале көннәрендә остаханәләр, түгәрәк өстәлләр, китаплар тәкъдим итү, танылган кино белгечләре белән очрашу, милли кием модасын күрсәтү кебек чаралар да оештыралачак.

Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналары, гадәттәгечә, “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үткәреләчәк. Ачылу тантанасын танылган кино һәм театр актеры, җырчы Антон Макарский һәм аның тормыш иптәше Виктория Морозова алып барачаклар.

Чаралар 14 сентябрьдә үк башланды


Быел VI Казан мөселман кинофестиваленең җәдвәле бигрәк тә тыгыз. Аның кысаларында 14 сентябрь көнне Милли китапханәдә Кол Гали язган “Йосыф кыйссасы”ның инглиз теленә тәрҗемә ителгән китабын тәкъдим итү дә бар иде. Тәрҗемәнең авторы – танылган шагыйрь, тәрҗемәче һәм драматург Равил Бохараев.

Шушы ук көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында II Үзешчән кино фестиваленең ачылышы булды. Биредә иң яхшы фильмнар күрсәтелде, җиңүчеләр бүләкләнде.

Фестивальнең төп бүләге – дәүләт ярдәме белән фильм төшерү мөмкинлеге иде. Бу бүләккә Булат Сабитов исемле егет лаек дип табылды

Быел студентлар лигасы да махсус бүләк әзерләгән, ул студентлар турында төшерелгән иң яхшы фильм иясенә бирелде. Мактаулы диплом белән бергә җиңүче лига турында видеоролик төшерергә шәхси бирем алды.

Элемтә бар


Фестиваль көннәрендә “Мегафон” ширкәте телекоммуникацион партнер буларак катнаша. Ул барлык катнашучылар, оештыручылар, халыкара матбугат үзәге һәм волонтерлар төркеменә кәрәзле элемтә һәм интернетка чыгу мөмкинлеге бирәчәк. Моның өчен “Мегафон” махсус “Фестиваль” тарифы булдырган. Абонентлар фестивальдә катнашучылар белән чикләнмәгән күләмдә һәм бушка сөйләшә алачак. Шулай да, чит кешеләргә шалтыратулар өчен акча алыначак. Матбугат үзәге хәбәр итүенчә, “Мегафон” инде икенче тапкыр мәдәниятләр аралашуының тигез һәм тыгыз булуына ярдәм итә.

Кунаклар күп булачак

Казанда мөселман кино фестивале көннәрендә мөфти Равил Гайнетдин дә булачак. Ул фестивальнең ачылыш тантанасында һәм Русиянең “Милләт тормышы һәм ислам дине” дип исемләнгән татар мөселман әһелләре форумында катнашыр дип көтелә.

Кинофестивальгә, гадәттәгечә, Русия һәм бөтен дөнья кинематография йолдызлары да киләчәк. Дәрәҗәле кунакларның берсе – Америка актеры һәм продюсеры, “Оскар” һәм “Сезар” премияләре лауреаты Эдриан Броуди.

VI мөселман киносы Фестиваленең кызыл келәме буенча Болливуд йолдызы Гуль Кират Панаг, Мисыр йолдызы Эльхам Шахин, Иран режиссеры Шахрияр Бахрани, шулай ук Вениамин Смехов, Андрей Федорцов, Мария Порошина, Алексей Гуськов, Анатолий Мукасей, Валерия Ланская, Светлана Дружинина, Сергей Соловьев, Марина Голуб, Александр Филиппенко, Татарстан кинематографы әгъзалары һәм башкалар узар дип көтелә.

Фестивальнең ябылу тантанасында дәрҗәле кунаклар – Русиянең халык артисты, А.П. Чехов исемендәге Мәскәү академия театрының сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Олег Табаков, шулай ук театрның артистлары да булачак.



XS
SM
MD
LG