Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтонда Русия һәм АКШ саклану министрлары очраша


Бүген Вашингтонда Русия һәм АКШ саклану министрлары Анатолий Сердюков һәм Роберт Гейтс очраша.

Анда сүз НАТО йөкләрен Әфганстанга Русия аша ташу, АКШның Европада ракета калканы төзү планы һәм быел Мәскәү белән Вашингтон арасында имзаланган стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүен ратификацияләү һәм башка кайбер мәсьәләләр турында барачак.

Сөйләшүләр нәтиҗәсендә АКШ белән Русия арасында хәрби хезмәттәшлек турында берничә килешү дә имзаланыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG