Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулдагы бәрелештә унлап кеше яраланды


Кабулда АКШка каршы урам җыенын куып таратканда дистәләп кеше яраланды. Алар арасында демонстрациячеләр дә, полиция хезмәткәрләре дә бар.

Берничә йөз кеше АКШны хөкем итүче шигарьләр кычкырып полициягә таш ата башлаган һәм Кабул үзәгендәге юлны ябарга теләгән.

Узган атна ахырында Әфганстанда АКШтагы бер чиркәүнең Корьән китапларын яндыру ниятенә каршы урам җыеннарында өч кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG