Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:21

Иерусалимда Израил-Фәлестин сөйләшүләре дәвам итә


Беньямин Нетаньяһу (с), Һиллари Клинтон һәм Мәхмүт Габбас (у)

Беньямин Нетаньяһу (с), Һиллари Клинтон һәм Мәхмүт Габбас (у)

Иерусалимда дәвам итүче Израил-Фәлестин сөйләшүләрендә төп мәсьәләләргә җитди мөнәсәбәт турында әйтелсә дә, Көнбатыш Ярдагы яһүд утарларына бәйле каршылыкта тәрәккыять күренми.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Иерусалимда дәвам итүче Израил-Фәлестин сөйләшүләрендә арадашлык итә. Сишәмбе көнне тарафлар Шәрм-әш-Шәйхтә очрашкан иде. АКШның Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле, Дҗордҗ Митчелл төп мәсьәләләр турында җитди сөйләшүләр үтүен әйтсә дә, Көнбатыш Ярдагы яһүд утарлары төзелешенә бәйле каршылыкта тәрәккыять булуы әйтелми.

АКШ рәсмиләре Израил белән Фәлестин җитәкчеләре арасында яңарган тынычлык сөйләшүләренә яңа өметләр баглый.

Чәршәмбе көнне Иерусалимда дәүләт секретаре Һиллари Клинтон: “Бу ике халыкның хокукый омтылышларын берьюлы гамәлгә ашыру мөмкин дип санаганга күрә, без бүген монда җыелдык. Без шулай ук тынычлык зарур һәм мөмкин нәрсә дип, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк дип исәплибез”, диде.

АКШның Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле, сөйләшүләрдә Клинтон белән бергә арадашлык итүче Дҗордҗ Митчелл сишәмбе көнне Шәрм-әш-Шәйхтә сөйләшүләрнең икенче өлешен башлау “максатларның җитди булуын” күрсәтте диде.

“Бүген тарафлар төп мәсьәләләр турында җитди сөйләшүләргә кереште. Фәлестин идарәсе президенты Габбас белән Израил премьер-министры Нетаньяһу да бу сөйләшүләргә чын күңел һәм җитди максат белән карауларын белдерде”, диде Митчелл.

Әмма сөйләшүләрдә каралучы төп мәсьәләләрнең берсе шул ук сөйләшүләрнең өзелүенә дә китерә ала. Бу Үрдүн елгасының көнбатыш ярындагы фәлестин җирләрендә яһүд утарлары төзү мәсьәләсе.

Анда яһүд утарларын төзү әлегә тыелган. Әмма бу тыюның мөддәте ай ахына бетәчәк.

Фәлестин ягы 10 ай элек гамәлгә кергән тыю озайтылмаган очракта сөйләшүләрдән чыгу белән яный.

Нетаньяһу исә тыюның кайбер өлешләре гамәлдә кала ала, әмма инде Көнбатыш Ярда урнашкан кешеләрнең “тормышларын туңдырырга” җыенмыйм, дип белдерде.

Кушма Штатлар бу тыюның мөддәтен озайту өчен тырыша. Шул ук вакытта Израилнең хакимият коалициясендәге уң көчләр тыюны озайтмау өчен Нетаньяһуга каты басым ясап килә. Алар, әлеге таләп үтәлмәгән очракта, хөкүмәтне таркату белән яный.

Чәршәмбе Иерусалимдагы сөйләшүләрдә Клинтон яһүд утарлары мәсьәләсендә компромисска ирешү өчен тырышыр дип көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG