Accessibility links

Кайнар хәбәр

Microsoft Русиядә хөкүмәттән бәйсез оешмаларга бушлай програмнар бирә


Microsoft ширкәте Русиядәге хөкүмәттән бәйсез оешмаларга бушлай компьютер програмнары бирәчәген белдерде.

Microsoftның Мәскәүдәге идарәсе башлыгы Ирина Мешкова “Без хөкүмәттән бәйсез оешмаларга һәм кайбер киңкүләм мәгълумат чаралары өчен бушлай програмнар әзерлибез”, - дип белдерде.

“The New York Times” басмасы күптән түгел Microsoftның Русиядә милициягә оппозицияне авызлыкларга ярдәм итүе турында язып чыккан иде.

Әлеге мәкаләдән соң ширкәт Русия хакимиятләрнең рөхсәтсез күчерелгән програмнарга каршы көрәш сылтавы белән хөкүмәттән бәйсез оешмаларны авызлыклавын хөкем итте һәм ул оешмаларга бушлай програмнар бирәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG