Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Казанда өй туен үткәрде


Казанда Федераль иминлек хезмәтенең яңа бинасын ачу тантанасы узды. Билгеле булганча, бу идарәнең соңгы елларда үз бинасы юк иде - 2005 елда ул дөрләп янды. Шуннан соң Русия шымчылары Татарстан эчке эшләр министрлыгының өске катында эшләде. Халыкта бу шомлы урын Черек күл дип йөртелде.

ФСБ бинасы 2005 елда Казанның меңъеллыгын уздыруга 2 атна вакыт калганда янды. Нәтиҗәдә шактый гына эш кәгазьләре югалды, федераллар өчен бу зур каза булды. Берүк вакытта Казандагы күп кенә кеше, заманында Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан, Фатыйх Кәрим, Галимҗан Ибраһимов кебек күренекле кешеләр җәберләнгән, кайберләре хәтта шунда ук юк ителгән бу урынның януына куанды гына. 5 ел Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан бүлеге Казанның Киров районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе бинасында урнашты.

Ниһаять идарәнең үз бинасы төзелде. Ул Черек күлдән ерагаеп, хакимияткә якынрак - Казанның Зур Кызыл урамында салынды. Сишәмбе әлеге бинаны ачырга дип Казанга Русия федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортников үзе килде. Тантанада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Бортников сүзләренчә, яңа бина замана шартларына туры китерелеп, иң шәп технологияләр буенча төзелгән.

Казанда федераль иминлек хезмәте бинасы яна. 2005 ел.

“Бүген Русиядә иминлек хезмәтен үстерүгә ил җитәкчелеге тарафыннан җитәрлек финанс ярдәм күрсәтелә”, диде ул үз чыгышында. Русия төбәкләрендә быел мондый тагын 10 бинаның төзелүе моңа дәлил, ди идарә башлыгы. Яңа бинаның төзелешенә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәткәне өчен Бортников республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде.

Тантананың ачылышы вакытында бинаны замана шартларына туры килә дип мактасалар да, бирегә журналистларны кертмәделәр. Моның сәбәбен иминлек хезмәте вәкилләре бинаның эчен һәм анда сакланган мәгълүматларның сер булуы белән аңлатты.

Русия Иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе (элекке КГБ) хәзер тулысынча федераль хакимият карамагында, аның җитәкчесен билгеләү дә бүгенге көндә Татарстан хөкүмәте белән килештерми генә эшләнә. Әлеге оешма Русияне үзәкләштерүнең бер коралы булып тора.
XS
SM
MD
LG