Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Норвегия диңгез чикләрен билгеләде


Русия белән Норвегия диңгез чикләре һәм Баренц диңгезендә, Төньяк боз океанында хезмәттәшлек килешүен имзалады.

Бу турыда сөйләшүләр 40 ел элек башланган иде.

175 мең квадрат чакрым диңгез мәйданы бәхәсле саналып килде.

Ул урында нефть һәм газ ятмаларын үзләштерүне тыю әлеге килешүдән соң гамәлдән чыгарылыр дип көтелә.

Килешү Мурманскийда Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Норвегия хөкүмәте башлыгы Йенс Столтенберг сөйләшүләреннән соң имзаланды.
XS
SM
MD
LG