Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:21

Әфган җирендә эшләгән күпер төзүче-күзәтче


Рафаэл Басыйров Әфган чиген тоткарлыксыз чыгып йөргән

Рафаэл Басыйров Әфган чиген тоткарлыксыз чыгып йөргән

Самар өлкәсенең Кинел районында урнашкан бер бистәдә Баһаутдин углы Рафаэл Басыйров көн күреп ята. Кырык яшендә Әфганга алалар аны. Ләкин ул гади төзүче, күпер салучы гына булмый. Татар, рус, үзбәк, казакъ, таҗик, төркмән, пушту телләрен белгәнгә, аны күзәтче итеп тә кулланалар.


Сезгә бирелгән таныклыкта күпер төзүче эшче диелгән. Шул ук вакытта сезгә Советлар Берлеге - Әфганстан чиген тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгып йөрү хокукы бирелгән. Амудәрья аша күперне ничә ел эчендә салырга тиеш идегез?


План нигезендә эш биш елга сузылырга тиеш иде. Без аны ике ел ярымда төгәлләдек. Күперне 1982 елның маенда тапшырдык. Яхшы эшләгәнем өчен КГБ бүләкләр бирде.

Ләкин без күпер генә төземәдек. Без Әфганда халык демократия фиркасен оештыруга көч куйдык. Халык белән базарда эшләдек. Анда бит сату-алу киң җәелгән.

Базар җирлеге белән генә чикләндегезме?

Юк, безне авылларга да җибәрәләр иде. Анда бит халифатлар. Һәр халифатның үз президенты бар. Илдә үзәк президент та бар иде. Халифат президенты акча бирсә генә аңа буйсыналар иде. Күп очракларда агитаторларның башларын кисеп Амудәрьяга ташлар иде.
Рафаэл Басыйров

Ә үз милләтегезне кем дип күрсәтә идегез?

4-5 телдә сөйләшкәнлектән койрыкны тоттырмый идем. Терәлгәндә татар теле коткара иде. Бик кирәк чакта бармак белән дә аралашып була ул.

Әфганга кайчан чыккан идегез?


1980 елның 25 декабрендә.

Төзелеш сугыш кырында барган. Фаҗигалар еш очрадымы?

Амудәрья аша салган күперне өч мәртәбә шартлатырга тырыштылар. Берсендә тимер кыйпылчыгы аягымның тез капкачын тишеп чыкты. Табиблар аякны кисәргә ниятләгән иде. Кистермәдем. Уң аягым кыскарак. Аксый-туксый йөрим.

Советлар Берлеге өчен аяксыз калгансыз. Ул ил юк инде. Күпер дә салгансыз, күзәтче дә булгансыз. Әҗерен күрәсезме соң?

Биргән пенсияләре ачлы-туклы яшәргә генә.

Карт көнегездә кемгә үпкә белдерәсез?

Беркемгә дә үпкәм юк.

Күңелегезне ниләр бимазалый?

Мин яшәгән төбәктә җәмәгать намазы укуны оештырасы иде. Татарлар сибелгән, таралган, таркалган. Күңел шуңа сызлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG