Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Җәмәгать пулаты Химки урманы турында сөйләшә


Русиянең Җәмәгать пулатында түләүле Мәскәү-Петербур машина юлын төзүгә бәйле проблемалар турында сөйләшү үтә.

Анда Химки урманын яклаучылар соңгы берничә социологик фикер белешү нәтиҗәләрен китерде. Фикер белешүләр Мәскәүдә һәм Мәскәү янында яшәүчеләрнең өчтән икесенең юл төзү өчен урманны кисүгә каршы булуларын күрсәтә.

Чәршәмбе “Мәскәү яны урманнары өчен” исемле коалиция Җәмәгать пулатына юлны Химки урманын кисми генә төзү харитасын тәкъдим итте.

Август ахырында күп халык катнашында үткән ризасызлык чараларыннан соң президент Дмитрий Медведев юл төзелешен туктатып торырга кушты.
XS
SM
MD
LG