Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:26

Магнитский үлемендә табиблар гаебе табылмаган


Русия прокуратурасының тикшерү комитеты юрист Сергей Магнитскийның үлемендә тикшерү изоляторы табибларының гаебен тапмаган.

Шулай да комитет вәкиле Владимир Маркин өстәмә тикшерү таләп итүче яңа мәгълуматлар килү сәбәпле бу тикшерү мөддәте озайтылды диде.

Британиянең Hermitage Capital Management инвестиция вакыфы хезмәткәре, 37 яшьлек Магнитский салымнан качуда гаепләнде һәм узган елның ноябрендә “Лефортово” тикшерү изоляторында вафат булды.

Шуннан соң аңа вакытында табиб ярдәме күрсәтелмәү турында җинаять эше ачылды.

Магнитский эшләгән вакыф вәкилләре тикшерүчеләрне коррупциядә гаепләде.

XS
SM
MD
LG