Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:31

15 сентябрьдә VI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең кайбер оештыручылары, жюри әгъзалары журналистлар белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. Кичен мәртәбәле кунаклар кызыл келәм аша узып, “Пирамида” күңел ачу үзәгенә керде. Анда рәсми ачылу тантанасы булды.

Фестивальнең беренче көне иртәдән үк кинотеатрларда фильмнар күрсәтү белән башланса, ачылу тантанасы белән тәмамланды. Көн уртасында журналистлар фестивальнең төп оештыручылары белән очрашып, кызыксынган сорауларына җавап тапты.

Мөнбәрдән – манарага

Журналистар белән очрашуда фестивальнең президенты Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, оештыручы комитет җитәкчесе, Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева, жюри рәисе актер Ментай Утепбергенов, сайлап алу комиссиясе рәисе Овидио Салазар катнашты.

Фестивальнең жюри рәисе Ментай Утепбергенов татар киносының тарихы бай булуын билгеләп үтте.

“Совет киносының танылган режиссерлары – Мансуров, Габдрәшитов, Фәтхуллин белән очрашканым бар. Бик күп татарлар Совет киносын эшләгән һәм дөньякүләм классика ясаганнар. “Татаркино” инде 24нче елда ук искә алына. Бу – яңарыш. Мөселман фестивале аша татар киносының зур киләчәген күрергә телим”, диде Утепбергенов.

Ментай Утепбергенов һәм Равил Гайнетдин

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин бу фестивальнең Татарстан өчен отышлы булуын әйтте:

“Татарстан җөмһүрияте бу фестиваль белән отыш та ала. Чөнки 57 илдән бу фестивальгә фильмнар килә. Димәк, бу 57 ил Татарстан республикасын, башкаласы Казанны югары мәдәният үзәге итеп кабул итә. Һәм, һичшиксез, бу фестиваль Казанның йөзен ачуга сәбәп тә була”, диде Гайнетдин.

Мөфти “Алтын мөнбәр” исеме кайтарылачак, дип тә хәбәр итте.

“Кайбер юридик документлар белән эш җайлангач, ышанып әйтә алам: киләсе елда фестиваль “Алтын мөнбәр” исемен кайтарачак”, дип белдерде фестивальнең президенты.

Ә быелга VI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең бүләге – манара сыны булачак.

“Манара – яктылык, нур тарата торган урын. Ул, мөнбәр кебек үк, ярыйм айлы була. Манара ислам рухы, иминлек рухы, мәхәббәт рухы, ә фестиваль үзе – халыклар һәм диннәр арасында дуслык, килешү рухы тарата”, диде мөфти Равил Гайнетдин.

Быелгы фестивальнең фонды күпме булуын оештыручылар яшереп калырга теләде.

“Иҗади кешеләргә үз эшләрен күрсәтү һәм тамашачы фикерен белү мөһим. Халыкара фестивальгә киноның эләгүе дә зур дәрәҗә. Быел бүләк суммасы артмады. Шулай да җиңүчеләр канәгать калыр дип өметләнәбез”, дип белдерде фестивальнең президенты.


Фестиваль ачылды

Ачылу тантанасын Нәфисә Хәйруллина белән Илфат Габдрахманов алып барды. Аларга танылган җырчы, актер Антон Макарский да кушылды.

Сәхнәдән кунакларны фестивальнең президенты Равил Гайнетдин, оештыручы комитет җитәкчесе Зилә Вәлиева сәламләде.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү сүзләрен парламент, хакимият исеменнән әйтеп, президент Рөстәм Миңнеханов хатын укыды. Зилә Вәлиева исә Русиянең мәдәният министры Александр Авдеевның сәламләү сүзләрен ирештерде һәм сәхнәгә Ислам конференциясендәге Русия вәкиле Камил Исхаковны чакырды.

Исхаков казаннарны һәм Казан кунакларын сәламләгәннән соң, Ислам конференциясе оешмасы җитәкчесе Әкмәледдин Ихсан оглының хатын укыды.

“Минем шигем юк, мөселман киносы исламның төп юлламасын таратуга һәм аның турында туган аңлашылмаучанлыкларны юк итүгә зур мөмкинлекләр бирә. Бу эш кешеләргә төрле дини күзаллаулар һәм төрле мәдәни кыйммәтләр турында гыйлем тарату белән беррәттән барырга тиеш”, дип, Әкмәледдин Ихсан оглы фестивальнең мәдәниятләр арасында аралашу һәм аңлашуга уңай тәэсир итүенә ышануын белдергән.

Сәхнәгә чыккан барлык жюри әгъзалары исеменнән рәисләре Ментай Утепбергенов сөйләде. Ул жюри эшчәнлегенең гадел булуына сүз бирде.

“Президент конституция белән ант бирсә, без Коръән тотып әйтә алабыз”, диде Утепбергенов.

Жюри рәисе үз чыгышында Татарстан яшьләренә төрттерү сүзләре дә әйтеп алды:

“Исәнмесез”- бу “здравствуйте” дигән сүз. Үз телегезне онытмагыз”, диде ул.

Ачылу тантанасында танылган актерлар да чыгып үз сүзен әйтте. Вениамин Смехов һәм Сергей Селин “Пирамида”га җыелганнарны фестиваль ачылышы белән тәбрикләде.


Котлау, сәламләү сүзләре җыр һәм бию ансамбльләре, җырчылар чыгышы белән үрелеп барды. Фестиваль ачылды, алда – тыгыз программалы, кызыклы очрашулар һәм чараларга бай тагын 4 көн бар.

XS
SM
MD
LG