Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:43

Чехия мөселманнары мәчетләргә каршы чыккан президентны тәнкыйтьли


Libertas Independent Agency ватандашлар берлегендәге Чехия мөселманнары илдә мәчетләр төзүгә каршы чыккан Чехия президенты Вацлав Клауска кискен тәнкыйть белдерде.

Libertas Independent Agencyның рәис урынбасары Ондржей Адамик: “Президентыбызның сүзләре безне борчуга салды, чөнки алар илдә исламофобиянең артуына китерә ала. Чехия ватандашлары һәм илнең Конституциясе тарафдарлары буларак без Вацлав Клаусның Чехия мөселманнары өчен мәдәният үзәкләре төзетмәскә тырышуы аларга карата дискриминациянең дәвам итүенә китермәс дип өметләнәбез”, - диде.

Клаус 14 сентябьдә Нова Вес шәһәрендә чыгыш ясап Чехиядә мәчетләр төзүне хупламавын әйткән иде.

Клаус күпмәдәниятле җәмгыять төзүне “куркыныч хата” дип атады. Ул шулай ук Шенген килешүе нигезендә Европада дәүләтләр арасындагы чикләрне ачуны да тәнкыйтьләде.

XS
SM
MD
LG