Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:34

Җәмәгать пулатында Химки урманы турында сөйләшү уңышсыз тәмамланды


Русиянең Җәмәгать пулатында түләүле Мәскәү-Петербур машина юлын төзүгә бәйле проблемалар турында сөйләшү уңышсыз тәмамланды, тарафлар килешүгә ирешә алмады.

Анда Химки урманын яклаучылар соңгы берничә социологик фикер белешү нәтиҗәләрен китерде. Фикер белешүләр Мәскәүдә һәм Мәскәү янында яшәүчеләрнең өчтән икесенең юл төзү өчен урманны кисүгә каршы булуларын күрсәтә.

Чәршәмбе “Мәскәү яны урманнары өчен” исемле коалиция Җәмәгать пулатына юлны Химки урманын кисми генә төзү харитасын тәкъдим итте.

Август ахырында күп халык катнашында үткән ризасызлык чараларыннан соң президент Дмитрий Медведев юл төзелешен туктатып торырга кушкан иде.

XS
SM
MD
LG