Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге саммиты чегәннәргә бәйле киеренкелек рухында үтә


Брюссельдә Европа Берлеге саммиты Франциянең берничә мең Көнчыгыш Европа чегәнен депортацияләвенә бәйле киеренкелек рухында үтә.

Чәршәмбе Франция президенты Николя Саркози Европа комиссиясе әгъзасы Вивиан Редиңның чегәннәрне депортацияләүне Икенче дөнья сугышында Наци Германиясендә чегәннәргә карата булган мөнәсәбәткә тиңләвенә кискен ризасызлык белдерде.

Саммитның рәсми көн тәртибендә бу мәсьәлә каралмаган, әмма Европа Берлеге җитәкчеләре ул турыда да сөйләшер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG