Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә оппозиция җитәкчеләре яңа коалиция төзи


Русия оппозиция җитәкчеләре “Башбаштаклык һәм коррупциядән азат Русия өчен” дип аталган яңа коалиция төзү турында килеште.

Бу турыда Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында Русия халык-демократик берлеге рәисе Михаил Касьянов, “Солидарность» хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Борис Немцов, Республикан фиркасе башлыгы Владимир Рыжков һәм “Демократик сайлау” хәрәкәте башлыгы Владимир Милов белдерде.

Яңа коалициянең максаты илдәге хакимиятне алмаштыру булачагы игълан ителде.

Коалиция җитәкчеләре тугызынчы октябрьдә Мәскәүдә беренче протест митингын үткәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG