Accessibility links

Закаев Варшауда ачылган чечен корылтаенда катнаша


Әхмәт Закаев
Әхмәт Закаев

Бәйсезлек яклы чечен җитәкчесе Әхмәт Закаев Польша полициясенең аны кулга алу ниятләренә карамастан Варшауга килде. Ул әлегә үзенә карата чикләүләр булмавын әйтә.

Биредә ул бүген ачылган Дөнья чечен конгрессында катнаша. Закаев телефон аша Польшада әлегә үзенә карата ниндидер чикләүләр булмавын әйтеп корылтайда ясаячак тәкъдимнәре белән таныштырды.

Бу атнада Польша полициясе Русия таләбе нигезендә Интерполның Закаевны кулга алырга кушканлыгын әйтеп, әгәр Закаев Польшада күренсә, аны кулга алачагын белдерде. Полиция вәкиле Мариуш Соколовски: “Әгәр берәр кеше халыкара эзләүдә булса – Интерпол әгъзасы булган һәрбер ил аны кулга алырга тиеш», - диде.

Сергей Лавров
Пәнҗешәмбе Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров та Польша хакимиятләре бу корылтайда катнашучы халыкара эзләүдәге кешеләрне кулга алу таләбен үтәр дип өметләнүен белдерде.

Мәскәү Закаевны террорчы дип атый. Әмма Британия 2003 елда аңа сәяси сыену бирде.

Дөнья чечен корылтаена Чечня президенты Рамзан Кадыйровка каршы чыгучы һәм Чечнянең бәйсезлеге өчен көрәшүче чеченнар җыелды.

Әлеге корылтайда катнашу өчен пәнҗешәмбе Варшауга килгән Закаев телефон аша Азатлык радиосының Төньяк Кавказ бүлегенә әлегә Польша хакимиятләре тарафыннан үзенә карата бернинди чикләүләр дә булмаганлыгын, Русия хакимиятләре мөрәҗәгатьләренең моңарчы башка илләрнең мәхкамәләрендә инде берничә мәртәбә каралганлыгын, Польша мәхкамәсендә бу мәсьәне яңадан бер тапкыр карау зарурлыгы булса ул турыда сөйләшергә әзерлеген белдерде.

Закаев моңа кадәр әле Русиядән читтә үзенең кулга алыну куркынычы булмаганлыгын әйтте. Корылтайда катнашуын исә ул Чечняне дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгенә кайтару зарурлыгы белән аңлатты.

“Минем польшада инде берничә мәртәбә булганым бар, беләсез. Быел гына да мин анда өч-дүрт мәртәбә бардым һәм бернинди реакция дә булмады. Ә бу юлы мине шушы җыенга чакырдылар. Хикмәт Закаевка түгел, ә минем анда нәрсә әйтәчәгемә, анда нәрсә әйтәчәкләренә һәм ни турыда сөйләшәчәкләренә бәйле. Сүз Чечня турында бара. Чечня бүген тышкы дөнья өчен ябык тема”, - диде Закаев.

Бәйсезлек яклы чечен җитәкчесе Корылтайны хәзер үткәрүнең әһәмиятен әйтеп корылтайдагы чыгышында Чечнәдәге хәлләр турында бәйсез мәгълуматлар туплап халыкара оешмаларга таратучы шура оештырырга тәкъдим итәчәген белдерде.

Чечнядә һәм Төньяк Кавказда вәзгыятьнең тотрыклылануы турындагы хәбәрләрне ул Русиянең пропагандасы гына дип атады.

Польша тышкы эшләр министрлыгы корылтайны якыннан һәм борчылу белән күзәтеп барачагын белдерде.

Варшау Мәскәү белән киеренке мөнәсәбәтләрен җайга салырша тырышканда Польшада җыелган корылтайның Чечня бәйсезлеге өчен көрәшне дәвам итәргә чакыруы Русиянең ачуын чыгарачак.

Бу атнада гына Варшаудагы Русия илчелеге быел Польшага президент Дмитрий Медведевның киләчәген белдергән иде.
XS
SM
MD
LG