Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актау авылына – 220 ел


Актау авылы мәчете
Актау авылы мәчете

Оренбур өлкәсенең Сорочински районында бердәнбер татар авылы бар. Ул – Актау авылы. Сентябрь аенда авыл үзенең 220 еллыгын бәйрәм итте.

Бу бәйрәм уңаеннан авылда төрле чаралар оештырылды. Авылда мәчет ачу тантананы көчәйтте. Актау егете Илгиз Кәлүч 40 ел буена “Ялкынлы яшьлек” исемле җыр, бию, шигърият ансамблен җитәкли. Илгиз әфәнде үзенең ансамбле белән туган авылының юбилеенда концерт та биреп кайтты.

Актау татарларының чыгышы кай яклардан?

Актауның беренче кешеләре бүгенге Татарстан якларыннан. Бабайлар урынны сайлый белгән. Әкияти табигать. Авылның төньягында куе урман, көньягында Бозаулык елгасы. Авылны таулар кочаклап тора, күлләр, чишмәләр... Күлләрнең исемнәре дә матур. Тирән күл, Тавык күле, Казан күле.

Казан күле рухи мәркәзебез белән бәйләнгәнме?


Юк. Аның формасы аш пешерә торган казанны хәтерләтә.

Күлләр күп булгач буалар буып мәшәкатьләнмиләрдер инде?

Менә шунысы куанычлы. Мин белгәне генә дә дистәгә якын: Мәрзыя, Тыбай, Тимерче, Чтапан, Стинягин, Зур, Кошлар, Урманчы, Кажунни, Габдулла, Акташлык буалары бар.
Авыл чишмәсе

Елгалар, буалар сакланган җирдә чишмәләр дә булырга тиеш кебек.

Күп алар да: Әләкчи, Урманчы, Сихри, Ак, Мулла, Габдулла, Юныс, Студеный исемле чишмәләр. Ә менә чишмәләрнең иң атаклысы “Зур чишмә” санала. Авылга нигез салган көннән башлап халык аннан су эчә.

Чишмәләрнең суы аерыламы?

Авылдагы сигез чишмә арасында иң тәмлесе – Урманчы чишмәсе. Чишмәләрнең күп булуы авыл тирәсендә тауларның күп булуында.

Авылның табигате сокланырлык. Кешеләре турында ни әйтер идегез?

Асыл ирләрне ике фаҗига юк иткән. Репрессия һәм сугыш.

Татарның күренекле журналисты һәм тарихчысы Габделбарый Баттал чыгышы белән Актау авылынанан. Троицки һәм Оренбур мәдрәсәләрендә укыган Баттал татар әдәбиятының атаклы классигы Мәҗит Гафури белән дуслаша, соңрак Исмәгыйл Гаспралы белән эшли.
Авыл өлкәннәре

Оренбурга кайткач “Вакыт” газетында һәм “Шура” журналында эшли. Галимҗан Ибраһимов һәм Дәрдмәнд белән дуслаша.

Барый Батталов 1909 елны Актауга беренче мәртәбә Тукай китапларын алып кайта. Садри Максуди, Йосыф Акчуралар белән иҗат итә.

Хакимият тарафыннан кысрыклауларга түзә алмыйча баштан Финляндиягә, аннары Төркиягә юл тота. 89 яшендә Истанбулда вафат була.

Авылдан чыккан даһиларны санау күп урын алыр иде. Вакыт-вакыт уйлап куясың, ничек түзгән бу татар. Югалтулар чамасыз.

Соклангыч табигать, горурланырлык нәсел-ырулар. Актауның киләчәге бармы? Әлеге вакытта авыл идарәсен рус авылына күчерәләр, мәктәпне ябалар...
XS
SM
MD
LG