Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәт Закаев Польшада кулга алынды


Әхмәт Закаев Польшада кулга алынды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:53 0:00
йөкләү

Интерпол тарафыннан эзләнгән чечен җитәкчесе Әхмәт Закаев 17 сентябрьдә Варшауда кулга алынды. Закаев сөйләшү өчен прокуратурага барганда аны юлда полиция тоткарлаган.

Польша полициясе Интерпол тарафыннан эзләнгән чечен җитәкчесе Әхмәт Закаевны кулга алды. Закаев сөйләшү өчен прокуратурага барганда аны юлда полиция тоткарлаган.

Ичкерия чечен республикасының Польшадагы вәкиле, Закаевның ярдәмчесе Адам Боровский Чечня бәйсезлеге яклы Закаевның Польша полициясеннән качарга җыенмаганлыгын, прокуратурага үзе килергә теләгәнлеген белдерде

“Әхмәт Закаев монда үзе килергә теләгән иде. Моны полициянең уңышы дип әйтеп булмый. Алар Закаевны тотты дип әйтеп булмый. Бары тик безгә үзебезнең яхшы нияттә булуыбызны күрсәтергә генә комачауладылар”, - диде Боровский.

Боровский кичә үк “Әхмәт Закаев Польшаны дус ил дип саный, аның Польшага күп тапкырлар килгәне бар, монда аның күп кенә дуслары яши, шуңа күрә Закаев үзен җинаятьчене тоткан кебек кулга алуларын теләми”, - дигән иде.

Әмма Закаевны прокуратурага барганда юлда полиция кулга алган.

Полиция вәкиле Мариуш Соколовский исә халыкара кулга алу мөрәҗәгате нигезендә хакимиятләр Закаевны тоткарлап прокуратурага тапшырырга мәҗбүр дип белдерде. Аның әйтүенчә, Закаевны Русиягә тапшыру-тапшырмау мәсьәләсен хәзер мәхкамә хәл итәчәк.

Александр Хлопонин (с) һәм Рамзан Кадыйров (у)
Русиянең төньяк Кавказ федераль бүлгесе вәкиле Александр Хлопонин бүген тагын бер мәртәбә Закаев террорчы буларак Русиядә хөкем ителергә тиеш дип аны Мәскәүгә тапшыруна таләп итте.

Грозныйда Чечня президенты Рамзан Кадыйров Закаевның кулга алынуына куануын белдерде.

"Безнең бандитларны сыендырганнардан аларны кулга алып безгә тапшыруны сорыйбыз. Без аларны канун нигезендә җәзалаячакбыз", - диде Кадыйров.

Дональд Туск
Польша премьер-министры Дональд Туск Варшауның Закаевны кулга алудан башка чарасы юк, чөнки аны Интерпол эзли, ул автомат рәвештә кулга алыначак дигән иде.

"Эмма экстрадиция эше әле һичшиксез аны тапшыру белән тәмамланачак дигән сүз түгел, Русия үз таләпләре үтәләчәк дип уйларга тиеш түгел”, - диде Туск.

Ул Экстрадиция процессы һәм эктсрадиция икесе ике нәрсә икәнен онытмаска чакыра

Русиядә террорчы саналган Закаевка Британия 2003 елда сәяси сыену бирде.

Сергей Лавров
Пәнҗешәмбе Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Польша хакимиятләре бу корылтайда катнашучы халыкара эзләүдәге кешеләрне кулга алу таләбен үтәр дип өметләнүен белдерде.

Бүген Закаев Варшау янында үтүче Бөтендөнья чечен корылтаенда катнашырга җыенган иде.

Дөнья чечен корылтаена Чечня президенты Рамзан Кадыйровка каршы чыгучы һәм Чечнянең бәйсезлеге өчен көрәшүче чеченнар җыелды.

Корылтай ачылышыннан бер күренеш
Әлеге корылтайда катнашу өчен пәнҗешәмбе кичкә таба Варшауга килгәч Закаев телефон аша Азатлык радиосының Төньяк Кавказ бүлегенә аны Мәскәүгә тапшыру турындагы Русия хакимиятләре мөрәҗәгатьләренең моңарчы башка илләрнең мәхкамәләрендә инде берничә мәртәбә каралганлыгын, Польша мәхкамәсендә бу мәсьәләне яңадан бер тапкыр карау зарурлыгы булса ул турыда сөйләшергә әзерлеген белдерде.

Корылтайда катнашуын ул Чечняне дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгенә кайтару зарурлыгы белән аңлатты.

Бәйсезлек яклы чечен җитәкчесе Корылтайны хәзер үткәрүнең әһәмиятен әйтеп корылтайдагы чыгышында Чечнәдәге хәлләр турында бәйсез мәгълуматлар туплап халыкара оешмаларга таратучы шура оештырырга тәкъдим итәчәген белдерде.

Чечнядә һәм Төньяк Кавказда вәзгыятьнең тотрыклылануы турындагы хәбәрләрне ул Русиянең пропагандасы гына дип атады.

Польша тышкы эшләр министрлыгы корылтайны якыннан һәм борчылу белән күзәтеп барачагын белдерде.

Варшау Мәскәү белән киеренке мөнәсәбәтләрен җайга салырша тырышканда Польшада җыелган корылтайның Чечня бәйсезлеге өчен көрәшне дәвам итәргә чакыруы Русиянең ачуын чыгарачак.

Бу атнада гына Варшаудагы Русия илчелеге быел Польшага президент Дмитрий Медведевның киләчәген белдергән иде.
XS
SM
MD
LG