Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә гей-парадлар оештыручы Алексеев Беларуска сыенмакчы


Мәскәүдә гей-парадлар оештыручы Николай Алексеев Беларуста сәяси сыену сорарга җыена.

Чәршәмбе Женевага очарга җыенганда Алексеев “Домодедово” һава аланында тоткарланды.

Кичә Алексеев үзен Мәскәү янындагы ниндидер милиция бүлегенә алып китүләрен һәм Мәскәүдә гей-парадлар оештыруны тыюга каршы Европа кеше хокуклары мәхкамәсенә мөрәҗәгатьләрдән баш тартуны таләп итүләрен белдерде.

Соңрак Алексеев үзен Русиядән мәҗбүри чыгарып җибәрүләрен һәм хәзер Минскийда булуын хәбәр итте.

Алексеев шулай ук Страссбург мәхкамәсенә мөрәҗәгатьләрен үзенә басым ясалу нәтиҗәсендә кире алачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG