Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сыбызгылы җанисәпкә әзерләнәләр


Татарстанда халык санын алуга бәйле төрле чаралар үтә, шушы көннәрдә республиканың эчке эшләр министрлыгы да илкүләм эшкә әзерлек дәрәҗәсе турында сөйләде. Кем-кемне ничек саклый, халык сан алучыларны ничек каршы алырга тиеш...

Эчке эшләр министрлыгында узган журналистлар белән очрашуда 14-29 октябрьдә Русиядә халык саны алуга әзерлек чаралары белән таныштырганда “Татарстанстат” җитәкчесе урынбасары Ольга Краснова, сан алучылар милләтне билгеләргә ярдәм итмиячәк, дип белдерде.

"Милләтен һәр кеше үзе билгели"

“Без ватандашларга милләт мәсьәләсендә җавап бирергә ярдәм итмиячәкбез, ул аны үзе билгеләргә тиеш. Сан алучыдан, сез кайсы милләт вәкиле дип кенә әйтү сорала. Җавап бирүче ничек әйтә, ул шулай яза, өстәмә тәкъдимнәр булырга тиеш түгел”, ди Краснова.

“Татарстанстат” вәкиле сүзләренә караганда, русча аңламаган кешеләр өчен татар теленә тәрҗемә яки шул телне белгән сан алучылар булачак.

Сан алу вакытында 584 теркәү үзәге эшләячәк, 16520 кеше теркәү эшен башкарачак. Хокук сакчылары белдергәнчә, сан алучылар үзләре белән тиешле таныклык, паспорт, махсус шарф, зәңгәр сумка, сары сыбызгы һәм фонарь йөртәчәк. Кайбер урыннарда алар милиционерлар белән эшлиячәк.

Җанисәп ничек оештырылачак


Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары Евгений Дәүләтшин, сан алучы белән булган хокук сакчыларыннан куркырга кирәкми, алар бары тик читтән күзәтеп, ул-бу була калса, ярдәмгә килергә әзер булып кына йөриячәкләр, ди.

Берәр хәл була калса халык санын теркәүче сыбызгыны сызгырта ала. Әгәр ике тапкыр сызгырта икән, димәк ул милиционерны ярдәмгә чакыра дигән сүз.
Евгений Дәүләтшин


Теркәү эше иртәнге 8-дән кичке 9-га кадәр дәвам итә, халык каршы булмаса бераз соңарырга га да мөмкин. Сан алучы бер гаиләдә уртача 10-15 минут тора, аларның нәрсә язганын сорарга һәм карарга мөмкин. Әгәр гаиләдә берәр кеше кайтып җитмәгән яки ялга киткән икән, аның өчен калган туганнары мәгълүмат бирә ала.

Инде теркәү кәгазен саклау мәсьәләсенә килгәндә, монда да барысыда алдан уйланылган, проблема булырга тиеш түгел, дип ышандырды эчке эшләр министры урынбасары Евгений Дәүләтшин.

Халык санын алу эшенә бәйле мәгълүмат-яңалыкларны www.tatstat.ru интернет битеннән дә карап була.
XS
SM
MD
LG