Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мүнхенда "бавар Сабан туе" Октоберфест ачылды


Дөньядагы иң мәшһүр сыра бәйрәме Октоберфест (Oktoberfest) быел 200 еллыгын билгели. Шул уңайдан аны бу юлы тагын да зурлап үткәрәләр, традицион сыра чатырлары янында быел 1810 елдагы бәйрәмне хәтерләткән тарихи Октоберфест ачылды. Анда ат чабышлары, төрле тамашалар оештырыла, шул чор кәмитләре дә куелган.

Бавария башкаласы Мүнхендә ел да уза торган Октоберфест бәйрәме халыкны Германиянең үзеннән генә түгел, бар дөньядан җәлеп итә. Былтыр анда 6 миллионлап кеше катнашкан иде, юбилей елында оештыручылар яңа рекордка өметләнә.

200 еллык уңаеннан Октоберфестта катнашучы сыра ширкәтләре махсус сыра да кайната. Ә гомумән алганда, анда барлыгы 30-лап чатыр корыла, аларның кайберләре шундый зур ки, эченә берьюлы 10 меңләп кеше сыярлык. Мүнхеннең үзендәге 6 сыра кайнату ширкәте гадәттә шундый алпчатырлар кора.

Беренче сыра мичкәсен Октоберфестта Мүнхен шәһәренең обер-бургомайстеры ача, һәм традиция шундый ки - ул аны иң күбе 3 бәрүдә ачарга тиеш.

Lufthansa-ның юл такымы
Октоберфест беренче чиратта бавар мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булса да, аны инде хәзер бар Германиядә бәйрәм итәләр. Илнең алдынгы һава ширкәте Lufthansa, мисал өчен, сыра бәйрәме дәвам иткән көннәрдә үзенең Мүнхеннән Сингапур, Токио һәм Дубайга очкан очкычларында бавар киемнәрендә хезмәт күрсәтә һәм сәяхәтчеләргә бавар ашлары тәкъдим итә.

Халык арасындагы популәрлеге белән Октоберфестны Сабан туена да тиңләп була. Сыра эчү ягыннан татарлар да соңгы елларда бавар-алманнарга бик якынлашты. Әмма иң мөһиме - Октоберфест бар дөньяда танылган бавар брэнды булып торса, Сабан туе да татар өчен шундый бер брэндка әйләнә бара.

Быелгы Октоберфест 4 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG