Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Химки урманы язмышы турында сөйләшүнең дәвам итәчәген белдерде


Русия премьер-министры Владимир Путин Мәскәү-Петербур түләүле юлын төзүдә чыккан проблемнарны аңлаган өчен Франциянең бу эштә инвестицияләр белән катнашучы Vinci ширкәтенә рәхмәт белдерде.

Сочида халыкара инвестиция форумында чыгыш ясап Путин җәмәгатьчелек ярдәмендә бу мәсьәләдә килешүгә ирешүгә өметләнүен әйтте.

Vinci мөдирләр шурасының рәис урынбасары Ив-Тибо де Сильги өстәмә киңәшләшүләргә әзер булуын белдерде.

Юл төзү өчен Химки урманын кисүгә каршы чыгучыларның протест чараларыннан соң август ахырында Русия президенты Дмитрий Медведев төзелешне туктатып торырга кушкан иде.
XS
SM
MD
LG