Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда Пакстан сәясәтчесе үтерелгәч Карачида матәм башланды


Пакстанның иң эре шәһәре Карачида ныклы тәэсире булган Муттаһида Кауми хәрәкәте сәясәтчесе, Британиядә яшәүче Гыймран Фәрук Лондонда үз өйе янында пычак белән кадап үтерелгәннән соң бүген Карачида матәм игълан ителде.

Бу хәрәкәт Талибан хәрәкәтенә каршы тора.

Лондон полициясе Фарукка һөҗүмне тикшерүен белдерә.

Пакстан полициясе Фарукны кеше үтерүдә һәм башка җинаятьләрдә гаепләгәннән соң ул 11 ел элек Британиягә качкан һәм сәяси сыену алган иде.

Фарук үзенә карата гаепләүләрне кире какты.

Пакстан президенты Йосыф Раза Гилани Фарукны үтерүне хөкем итте.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG