Accessibility links

Шәймиевнең китүе Кадыйровның ымсынуларын көчәйтте


Миңтимер Шәймиев Татарстан җитәкчелегеннән киткәннән соң, Чечня президенты Рамзан Кадыйровның Чечняне Русиядәге төп мөселман төбәге итеп таныту тырышлыклары кисәк артты.

Татарстан соңгы ике дистә елда Русиядәге мөселман төбәкләре арасында күп кенә өлкәләрдә беренче булып килде.

Биш ел элек Европадагы иң зур мәчет булган Кол Шәриф мәчете дә Казанда ачылды.

Русиянең иң тәэсирле мөселман төбәк башлыгы Миңтимер Шәймиев чорында илдәге бердәнбер ислам кино фестивале дә биш ел буе нәкъ менә Татарстан башкаласында үткәрелеп килде.

Әмма Рамзан Кадыйров Чечнядә президент итеп билгеләнгәннән соң хәлләр үзгәрә башлады.

2007 елда Мәскәү тарафыннан билгеләнгән Кадыйров бар көче белән Чечняне Русиянең яңа күтәрелеп килүче төбәге буларак танытырга тырыша.

Кадыйров үзенә каршы чыгучыларны бар халыкны куркыткан сугышчылары белән алып китеп азаплауларда гаепләнсә дә, аның ике сугышта җимерелгән Чечняне төзекләндерү эшләре күпләрдә хуплау таба.

“Хәзер Чечня актив рәвештә үзен Русиянең чагыштырмача мөстәкыйль төбәге итеп кенә түгел, ә мөселман үзәге итеп тә күрсәтә. Минемчә бу үзенә күрә әйдәүче урыны өчен көрәшнең бер чагылышы”, - ди сәяси күзәтүче Николай Петров.

Татарстанда Миңтимер Шәймиевнең сәяси җитәкчелектән китүе Кадыйровта Казанның әйдәүче ролен үзенә алу омтылышларын тагын да көчәйтеп җибәргәнгә охшый.

Татарстанны ике дистә ел чамасы җитәкләгән Шәймиев бу елның мартында хакимиятне үзенә ышанычлы, әмма үзенеке кебек тәэсир көче булмаган Рөстәм Миңнехановка тапшырды.

Петербурдагы Европа Университеты профессоры, сәясәт галиме Владимир Гельман: “Элек Шәймиев Мәскәүдә кайбер мәсьәләләргә басым ясый алган булса, ә аның ул тырышлыклары шактый уңышлы гына килеп чыга иде, Миңнехановның мондый мөмкинлекләре күпкә кимрәк. Кадыйровның бу вәзгыятьтән файдалану мөмкинлеге бар. Ул күпкә энергиялерәк һәм харизматиграк һәм ул ниндидер акчаларны үз ягына тартырга тырыша”, - ди.

Бу юнәлештә чираттагы адымын Кадыйров узган атнада ясап Чечнядә дөньядагы иң зур мәчетне төзү теләген әйтте.

Әхмәт Кадыйров исемендәге мәчет
Грозный 2008 елда ук ун мең кеше сыйдырышлы мәчет ачып Казанның Кол Шәрифен күпкә артта калдырган иде.

Моңарчы биш ел рәттән Казанда үткәрелеп килгән “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман кино фестиваленең дә быел Грозныйда үткәрелү мөмкинлеге турында сүзләр йөри. Казан исә узган атнада үзенең аерым мөселман кино фестивален үткәрде.

Грозныйда инде 2008 елдан бирле ислам белән башка диннәр арасында татулыкны арттыруга багышланган “Нух көймәсе” исемле халыкара кино фестивале үткәрелеп килә.

Кадыйров намазда
Кадыйров җәмәгатьчелеккә үзен хак мөселман итеп танытырга тырыша һәм Чечнядә ислам кагыйдәләрен ныгыту өчен яңадан-яңа чаралар күрә.

Әмма күп кенә сәясәтчеләр фикеренчә, Кадыйров исламны сәяси һәм финанс максатларында файдалана.

“Дин бүген сатулашуларда бик зур кыйммәткә ия. Туксанынчы еллардагы сатулашуларда исә милләт шундый кыйммәткә ия иде. Миңтимер Шәймиев Мәскәүгә карата шантаж ысулы буларак бу мөмкинлекне бик нәтиҗәле файдаланып яңадан-яңа ташламалар ала килде. Татарлар аерылып бәйсез Татарстан дәүләте төзиячәк дип куркытты. Әлбәттә Мәскәү бик курка иде һәм Шәймиев сораган бөтен нәрсәне бирә килде. Хәзер исә замана үзгәрде, хәзер андый сатулашуларда дин кыйммәтрәк йөри”, - ди Гельман.

Чечня шулай ук Мәскәүнең яхшы мөнәсәбәтен казану өчен Татарстан белән дөньяви өлкәләрдә дә ярыша.

Сентябрьбашында Кадыйров Русиядәге 2018 елгы Дөнья футбол беренчелегенең бер өлешен Чечнядә үткәрү өчен мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Аның бу сүзләре нәкъ ФИФА тикшерүчеләре Казанга җыенганда яңгырады. Мәгълум булганча, Татарстан башкаласы да әлеге уеннарның бер өлешен үзендә үткәрү өчен тырыша.

Әмма Кадыйров ничек кенә тырышмасын, аның Чечняне Русиянең ислам үзәге буларак таныту тырышлыклары бик өметле түгел.

Татарстан Чечнядән җир мәйданы белән дә, халык саны белән дә күпкә зуррак, икътисадый яктан көчлерәк һәм бирегә ислам да күпкә элегрәк килгән.

Әлегә Казан Кадыйровның дин өлкәсендә Чечняне беренче итү тырышлыкларын тыныч кына күзәтеп килә.

Шулай да июнь аенда Русиядә ислам кабул итү көнен билгеләү мәсьәләсендә беренче каршылыклар булып алды.

Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Якуб татарлар Русиядә иң күпсанлы халык һәм Русиягә башкалардан элегрәк кушылган диде.

Гомүмән алганда бу көндәшлектән әлеге ике төбәккә зыян килгәне юк. Әмма кайберәүләр Татарстан белән Чечнянең көндәшлеге ахыр чиктә аларның икесе өчен дә зыянлы, ә Мәскәүнең төбәкләр автономиясен авызлыклау тырышлыкларына файдалы булып чыгарга мөмкин дип борчыла.
XS
SM
MD
LG