Accessibility links

Омски милли оешмалары эшенә йомгак ясалды


Омски китапханәсендә татар китаплары
Омски китапханәсендә татар китаплары

Омскиның шәһәр хакимияте каршында төрле иҗтимагый, милли-мәдәни оешмаларның координацион шурасы эшләп килә. Узган пәнҗешәмбе көнне әлеге шураның мәдәният бүлеге утырышы булып узды. Анда милли-мәдәни оешма җитәкчеләре чакырылды.

Милли-мәдәни оешма җитәкчеләре бу утырышка җәй көннәрендә башкарылган эшләргә йомгак ясау максатыннан чакырылган иде. Утырыш шәһәрнең тарихи бер урынында – Омски ныгытмасы эчендә, быел апрель аенда гына ачылган милли әдәбиятлар китапханәсендә барды.

Утырыш барышында шураның мәдәният бүлеге җитәкчесе, Омскиның мәдәният департаменты мөдире урынбасары Мария Лобова җәй көннәрендә оештырылган чараларда катнашкан милли коллективларны санап чыкты, татар милли-мәдәни мохтариятенең актив катнашуына басым ясады.

Аннан тыш ул шәһәр көнендә чит төбәкләрдән төрле милли коллективлар чакырылуы һәм аларның чыгышлары шәһәр бәйрәменә аеруча бер күркәмлек өстәве турында әйтеп үтте. “Мондый гамәлләрне без киләсе елларда да дәвам итәчәкбез”, диде Мария Лобова.

Омски ныгытмасының мөдире Григорий Никифоров үзенең чыгышында ныгытмада ел әйләнәсендә милли оешмалар тарафыннан алып барылган эшләр турында сөйләде. Ул да татар оешмалары үткәргән чараларның башка милли оешмаларныкына караганда күпкә артык булуын белдерде. Июнь аенда шәһәр милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан үткәрелгән балалар сабан туена аерым тукталды, бу чараны башкалар өчен үрнәк итеп күрсәтте.

Балалар сабан туенда төрле милләт балаларының булуы, аларның татар балалары белән беррәттән сәхнәдә чыгыш ясаулары, сабантуй уеннарында актив катнашулары зур тәрбияви әһәмияткә ия, дип ассызыклады.

Казакъ милли-мәдәни мохтарияте рәисе Анарбек хаҗи Җунысов, ныгытманың тергезелүе һәм шәһәрнең тарихи урынында һәр милләткә үз халкының мәдәниятен күрсәтергә мөмкинлек тудырылуы яхшы күренеш, диде. Сүзен дәвам итеп, ул актив эшләүче оешмаларга ныгытма җирлегендә даими урын да бирелсә үтә яхшы булыр иде, дигән тәкъдим ясады.

Шәһәр хакимияте вәкилләре бу тәкъдимне урынлы дип тапсалар да, аның тиз арада гына тормышка ашырылуына шик белдерде.
XS
SM
MD
LG